Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ата белән бала мөнәсәбәтен яман гадәт боза

Урыссу мәктәпләренең берсе районның балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча һәм аларның мәнфәгатьләрен яклаучы комиссиягә үтенеч хаты белән чыгу сәбәпле, кичә комиссия әгъзалары планнан тыш утырышка җыелды.

Сәбәбе – балигълык яшенә җитмәгән бала, әти кеше башын эчүгә салу сәбәпле, атна-ун көн дәрес калдырган, укучыны эзләп ктилгән укытучылар йортка эләгә алмаган...

Утырышка килгән әти кеше баласын ялгызы тәрбияли, әмма бу аны рәнҗетергә, җәза бирү ысулы итеп аны почмакка бастырырга ярый дигән сүз түгел. Ир кеше үз гаебен таныды, әмма ул комиссия әгъзалары тарафыннан контрольгә алынуы һәм даими рәвештә тикшерелеп торачагы турында кисәтелде. Шул ук көнне кич белән ата белән бала яши торган шартлар урында тикшерелде, йорт-җирдә төзелеш баруга һәм бүлмәләр ясалма мич белән ягып җылытылуга карамастан, янгын куркынычы тудыру чыганаклары табылмады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев