Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Атказанган хезмәткәр, яхшы гаилә башлыгы

Бәйрәкәдә яшәүче Назыйм Сәлимҗанов таныштыруга мохтаҗ түгел, аның хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле.

Күптән түгел генә ул үзенең 70 еллык тормыш чиген узган. Бүген, лаеклы ялда булганда, узган гомер сукмакларына әйләнеп карарга, борчу-шатлыкларны барларга вакыт җитәрлек. «Яшь чагында, — дип искә ала аның тормыш юлдашы Флюра апа, — тәлинкәгә бүлеп куелган ашка кагылып та карамыйча, эшкә чыгып йөгерә иде». 

— Назыйм холкы буенча шундый, — ди ул ире турында, — җаваплы кеше. Беркайчан да вакыт белән исәпләшмәде, һәрвакыт эш дип чапты. Аңа ял көне дә, отпуск та кирәкми, иң мөһиме — эш эшләнсен.

Ләкин һәрчак эш дип кенә янмагандыр бит мәкаләбез каһарманы? Әлбәттә, юк. Аның да янып торган яшьлек еллары булган. Менә 1971 ел...

— Мәктәптә имтихан тапшырганымны хәтерлим, — ди Назыйм Нигъмәтҗан улы. — Икенче көнне чыгарылыш кичәсе булды. Кичен классташлар белән саубуллашып йөрдек, ә икенче көнне иртән инде мин колхозга эшкә чыктым. Ул чорда колхоз рәисе Мәүлетҗан Абдуллин иде.

— Колхозыгызның исеме «Коммунизмга» иде дисез. Бу сезнең коммунистларча эш дәртен тулысынча аңлата да инде.

— Ул заманда бөтен малайлар да тракторга теләп утыра иде. Мәктәптә хезмәт дәресен Зенит Камалов укытты. Шуңа күрә без инде мәктәп партасыннан ук трактор йөртә белә идек. Кыш көне салам ташыдык, яз көне фермадан кырга тирес чыгардык. Башка эшләр дә җитәрлек булды. Ул елларда 100 сум хезмәт хакы шактый зур акча санала иде. Бар акчаны әнигә кайтарып бирәм. Әти-әни йортында шулай булгач, хәзер үземнең гаиләдә дә шулай.

Сүз уңаеннан, Назыйм абый әти-әнисенең бердәнбер улы һәм өч апасы өчен бердәнбер абый. Шуңа күрә ул туган нигезендә калган. 
— Яшьлегегез гел эш белән генә үтмәгәндер бит? Кызларның йөрәген яндырулар да булгандыр. Әллә сезнең җырдагы кебек булдымы: иң башта — тракторлар, ә аннан соң гына кызлар идеме?

— Үзегез уйлап карагыз, — дип җавап бирә Назыйм абый, — кыш көннәре кыска, эшне бетергәнче, караңгы төшә, ә җәй тагын кызу эш вакыты — урып-җыю чоры. Шулай итеп, ел узды, ә май аенда армиягә алдылар.

Назыйм Нигъмәтҗан улы Якутиядә каравыл ротасында хезмәт иткән. Ул Латышев фамилияле прапорщикны әле дә искә ала. Латышевны, күзләре өчен, «батя» дип йөрткәннәр. Үз кул астындагылар өчен бик абруйлы командир булган ул. Һәркайда тәртип һәм бернинди дә «бабайлык» дигән нәрсә юк иде, ди Назыйм абый. 

Вакыт уза, армия хезмәте дә артта кала. Хезмәттән кайткач, Назыйм Бөгелмә училищесына укырга керә. Машина йөртүче таныклыгы алып, башта ГАЗ-51, соңрак ГАЗ-53 һәм ГАЗ-63 машиналары руле артына утыра. Ә 1982 елдан КамАЗ шоферы булып эшли башлый, Советлар Союзының бихисап шәһәр һәм республикаларын әйләнеп чыга: Казахстан, Украина, Белоруссия, Мәскәү, Саратов... Болар Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Назыйм Сәлимҗанов узган юлларның тулы исемлеге түгел. Ә әлеге мактаулы исемгә ул 2014 елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек була. Атказанган хезмәткәрнең гомуми эш стажы — 50 ел.

Назыйм Сәлимҗанов хатыны Флюра белән ике ул — 1979 елда туган Сиринне һәм 1983 елгы Нәсимне үстергәннәр, аларга яхшы тәрбия бирәгәннәр. Бүгенге көндә уллары Азнакайда яши, гаиләләре белән әти-әниләре янына һәрчак кайтып, хәлләрен белешеп, булышып торалар.

— Сез бәлешләр пешереп каршылыйсыз инде? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

— Әлбәттә, — дип җавап бирә ул. — Алар үзләре дә ишек тупсасын атлап керү белән эшкә тотына. Киленнәребез дә бик әйбәтләр. Аларга нәрсәдер эшләргә әйтеп торасы да юк, үзләре кайчан өйне җыештырырга, мунча ягарга, ашарга пешерергә кирәклеген белә. Печән чабу, төзелеш һәм ремонт кебек эшләр улларыбыз өстендә. Өйдә кайнар су бар, автомат кер юу машинасы куелган, хәзер балалар җылы бәдрәф урнаштырырга җыена. Мин кирәк түгел, дим дә, ләкин алар куярга кирәк, диләр.

— Әлбәттә, сезгә әле бүген, сез нык булганда гына кирәкми.

Сәлимҗановлар үз хуҗалыкларында сыер, тана, үгезләр тота. Алар тулы авыл тормышы белән яшәүче гап-гади татар гаиләсе. Шул ук вакытта гаилә заманча уңайлыклардан да баш тартмый. Үз вакытында өлкән Сәлимҗановлар әти-әниләренә таяныч булса, бүген инде алар үзләре балаларына таянып гомер кичерә. Менә шундый нәселдән-нәселгә килгән бәйләнеш. Кешелек табигатенә хас гадәти күренеш, дияр идем мин.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев