Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Автоузышта катнашкан ТРның инвалид спортчылары Ютазы районында булдылар

Традицион автоузыш кысаларында безнең районда Татарстан Республикасының инвалид спортчылары булып китте.

Менә алар үз автомобильләреннән Ютазы районы делегациясен каршыларга чыктылар, соңгылары кортежны Азнакай районы чигендә каршы алды. Инвалид спортчыларның, озын юл үтүләренә карамастан, күңелләре шат, кәефләре күтәренке иде. Үзегез уйлап карагыз, автоузышта катнашучылар Казаннан 9 июньдә үк старт алган инде. Ютазы районына соңгы районнар исәбендә килделәр. Моңа кадәр алар Балык Бистәсендә, Алексеевскийда, Чистайда, Яңа Чишмәдә, Зәйдә, Сарманда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә булганнар. Урыссу гимназиясендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең, район ветераннар советының һәм Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәләре катнашында оештырылган түгәрәк өстәл артында "ТР инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы рәисе, Россиянең атказанган тренеры, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Фәридә Сафиуллина визитның максатын җиткерде: ул үзенең сафларына безнең район инвалидларын да җәлеп итүдән тора. Фәридә Идрис кызы килгән унбиш физкультура-спорт җәмгыяте әгъзасының спорттагы казанышлары белән таныштырып чыкты. Бу кешеләрнең чынлап та горурланырлык урыннары бар. Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Туриндагы Паралимпия уеннарының дүрт тапкыр чемпионы Ирина Полякова чын соклану хисләре уятты. Әлеге ике яшьтән үк аякларыннан мәхрүм калган гәҗәеп хатын-кызның ихтыяр көче аңа үз куркулары һәм комплекслары киртәләрен җиңәргә, төрле кубоклар һәм медальләр яуларга, халыкара дәрәҗәдәге Олимпка күтәрелергә мөмкинлек биргән. Автоузышта катнашучылар арасында - спортчы-инвалидлар, шул исәптән, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр, шулай ук халыкара һәм бөтенроссия ярышлары активистлары бар иде. Сүз уңаеннан, алар барлык тәкъдим ителгән экскурсияләрдә булдылар. Делегацияне социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова озатып йөрде. Әйтик, автоузышта катнашучылар Бәйрәкә авылындагы элекке "Гобәйдия" мәдрәсәсе бинасында урнашкан төбәкне өйрәнү музеенда һәм Екатерина күперендә булдылар. Иске Урыссу авылындагы чишмәдән су эчтеләр һәм үзләре белән алдылар, "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагеренда яллары актив тренировкалар белән үрелгән спортчылар белән очраштылар. Соңгылары автоузышта катнашучыларның һәр сүзен йотлыгып тыңлады, инвалидларның җиңүгә ихтыярлары белән соклануларын яшермәде һәм спортчыларның автографларын алмыйча, аларны җибәрмәде.

Сафиуллина үз чыгышында инвалидларның спорт хәрәкәтен Ютазы районында да активлаштыруга игътибар юнәлтте, чөнки район ярышларга инвалидларны күп җибәрә дип әйтеп булмый.

- Инвалидлык - хөкем карары түгел, бу бары башка юл гына. Инвалидлар спорты исә шул ук киеренке хезмәт. Призлы урыннар алучылар ставкаларда тора,зур булмаса да, хезмәт хакы ала. Һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр моны белергә тиеш. Алар сәламәтлекләре начар булуга сылтанырга тиеш түгел, аларны дүрт стена эченнән "тартып" чыгарырга кирәк. Без, Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте әгъзалары, Ютазы районына әлеге миссия һәм автоузышлар белән бер генә тапкыр килмәбез әле, - дип сүзен тәмамлады Фәридә Идрис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев