Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылдашларның рухлары тыныч булсын

 Күптән түгел тормыш иптәшемнең туган ягы Башкортстан якларында зиярат кылганда, исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән сүзләр укыдым.

 

(Миргазыян ШИРИАЗДАНОВ, отставкадагы майор, Казан шәһәре)

Әлеге алтын сүзләрне кем әйткән соң? Мин аны белмим. Ул елларда безнең зияратта андый сүзләр юк иде, әмма авылдашлар ул сүзләрне күңелләрендә йөрткәндер дисәм – ялгыш булмас. Минем моңа бөтен хокукларым да бар дип уйлыйм.

Инде менә икенче ел рәттән без, бүгенге көндә Азнакайда яшәүче авылдашларым Нәҗип һәм Фәния чакыруы буенча, туган авылым Алма-Атага кайтабыз.Туган якларда булып, авыл зияратын тәртипкә китерү максатыннан башка төрле районнарда яшәүче авылдашларыбызның да кайтуларын күреп, күңелләребез нечкәреп китә.  Һәм аларның күбесе әле өлкән буын кешеләре түгел – иң яшьләре нибары әле 50 яшьләрен уздырырга гына җыеналар, ә өлкәннәренә әле сиксән дә тулмаган. Аларның күбесе минем беренче укытучым – Зәйтүнә –ханымның укучылары.

Әлеге зияратта минем ата-бабаларым гына түгел, ә туганыбыз, әниемнең энесе – Дуслык Ордены белән бүләкләнгән Татарстанның Атказанган механизаторы Шәрипҗан абый да күмелгән. Монда минем иң якын дусларым Нәфис һәм Абелкәрим дә ята. Алар миңа анда ничек яшәүләрен сөйлиләр кебек, ә мин бу тормышта бәхетле яшәвем турында, кайбер читтә үлеп монда күмелгән каберләр артыннан караучы да юклыгын, ә кайбер цинк табутларда кайткан гәүдәләрнең, гомумән, ул кеше булмаска мөмкин икәнен бәян итәм.

Ничек инде безгә җирле мулла Рифкатькә әлеге зияртаны чиста-пөхтә тоткан, анда даими рәвештә өмәләр уздырган, безне дус-тату яшәргә, тормышны сөяргә, булганына шөкер итеп яши белергә чакырган өчен, ә аның тормыш иптәше Сагыйдәгә безне тәмле ризыклары белән сыйлаган өчен рәхмәт укымаска?

Рәхмәт сиңа, таңнар аткан өчен,

Рәхмәт, йомшак җилләр искәнгә

Рәхмәт, таңда кошлар сайраганга,

Рәхмәт сиңа, күңелем үскәнгә.

Рәхмәт, яшел үләннәрең өчен,

Рәхмәт, булган өчен чәчкәләргә,

Рәхмәт, тәмле җимешләрең өчен,

Рәхмәт, аккан өчен чишмәләргә.

Рәхмәт, матур болыннарың өчен,

Рәхмәт, булган өчен урманнарга

Рәхмәт, матур колыннарың өчен,

Рәмхәт, булган өчен бозауларга.

Рәхмәт сиңа, тазалыгым өчен,

Рәхмәт, булган өчен, балаларга.

Рәхмәт сиңа, оныкларым өчен,

Рәхмәт, булган өчен туганнарга.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев