Авылларда өйдәге интернет тоташуына сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстандагы кече торак пунктларда югары тизлекле интернетның кирәклеген ачыклау өчен барган сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды.
Әлеге чараны РФ Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үткәрә. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, информацион технологияләр һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, федераль министрлык беренче чиратта кайсы авыллар һәм торак пунктлар өй интернет сәләте белән тәэмин ителәчәген ачыклый.
Аерым йортлар өчен инфраструктура булдыру чыгымнары универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан каралачак. Универсаль хезмәт күрсәтү резервы – ул федераль бюджетта Россия элемтә операторлары табышының бер өлешен күчерү исәбеннән тупланган фонд. Бүгенге көндә әлеге акчалар база станцияләре, авыл торак пунктларына җепсел-оптик элемтә линияләре төзүгә һәм башка максатларга тотыла.
Федераль проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан элемтә инфраструктурасы булдырылган, халкы 100дән 1000гә кадәр булган авыллар сораштыруда катнаша ала. Мәсәлән, мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә база станцияләре корылган торак пунктлар.
Сораштыруда түбәндәге сылтамалар аша катнашырга мөмкин:
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/
Тавыш бирү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга кирәк. Кулланучы үзенең яшәгән урынын һәм йортының төгәл адресын күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним үткәрелә, нәтиҗәләре статистика рәвешендә, шәхескә бәйсез формада биреләчәк. Катнашучыларны йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган түләү кирәклеген истә тотарга чакыралар.
Аннары интернет өчен айлык түләүләр гамәлгә кертеләчәк. Әлеге программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. 2021 елдан башлап, сораштыру нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев