Авылымның челтер чишмәсе бар
Авылыбызның Вахитов урамы буйлап агып төшүче чишмәне узган ел шушы урамда туып үскән бертуганнар Гөләндәм, Булат, Марат, Фирдәвес Насыйровларның иганәчелек ярдәме белән, бүгенге көндә авылда, шулай ук читтә яшәүче, шушы урам белән язмышлары бәйле егетләр, чишмәгә икенче сулыш өреп, аңа шактый гына чыгымнар чыгарып ремонтлаганнар иде.
Авылыбызның Вахитов урамы буйлап агып төшүче чишмәне узган ел шушы урамда туып үскән бертуганнар Гөләндәм, Булат, Марат, Фирдәвес Насыйровларның иганәчелек ярдәме белән, бүгенге көндә авылда, шулай ук читтә яшәүче, шушы урам белән язмышлары бәйле егетләр, чишмәгә икенче сулыш өреп, аңа шактый гына чыгымнар чыгарып ремонтлаганнар иде. Чишмәгә, бу изге эшне башлап йөрүче бертуганнарның әниләре, гомерен Бәйрәкә урта мәктәбендә балаларга математика белеме бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучыбыз истәлегенә “Укытучы Шәмгыя чишмәсе” дип исем кушылды. Ә быел Булат белән Марат чишмәне ихаталау хәстәрен күрде. Ихаталык материалларны алып кайтып бушатуга, узган елгы коллектив өмәгә дәррәү килеп тә җитте һәм берничә көн эчендә чишмәне ихаталап та куйды.Чишмәбез, җәйгә кергәндә матур килешле күлмәк кигән кызлардай, купшыланып китте. Шушындый егетләргә “Афәрин!” дими, ни дисең! Эшләп тапкан малларыгызның куанычын, бәрәкәтен күреп яшәгез, егетләр! Ә чишмәләрне, коеларны карап тору борынгыдан ук бик изге, саваплы эш дип саналган.
Зәйтүнә ЯМАЕВА, Бәйрәкә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев