Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылы гаиләсе шәҗәрә фестивалендә җиңү яулады

Район мәдәният йортында «Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестиваленең муниципаль өлеше узды.

Бәйгедә районның ике нәсел вәкилләре – Бәйрәкә авылыннан Галимовлар һәм Иске Урыссу авылыннан Йосыф нәселе буенча Дәүләтьяр дәвамчылары катнашты.

Катнашучылар фойеда үз гаиләләрен тәкъдим итте, нигезендә ата-бабаларының ныклы тамырлары яткан бүгенге тормышларын күрсәтте. Биредә нәселләрнең шәҗәрә агачын да, гаиләләрнең оста куллары иҗатын да, татар халкының милли ризыклары белән тулы өстәлләрне дә күрергә мөмкин иде. Фестивальдә катнашучылар  үз гаиләләрнең искиткеч эчке дөньясын ачучы чыгышларын тәкъдим иттеләр. Аларның көндәлек эшләре һөнәри эшчәнлек, өйдәге көндәлек бурычлар, балаларның укуы, ә соңыннан туган нигездә үзләренең гаиләләре, инде үсеп җиткән балаларның очрашуы белән бәйле. Тормыш барышында үз нәселеңнең үткәнен барлау һәм өйрәнү, ата-бабаларының исемнәрен һәм эшләрен хәтердә яңарту өчен вакыт табу зур, мактауга лаеклы эш. Ә гаилә башлыкларын сәхнәгә чыгару үзе үк зур гамәл, дип уйлыйм! Көчле һәм шул ук вакытта моңлы тавышлы ир-егетләрнең җырлауларына, аларның оста биюләренә сокланмау мөмкин түгел иде. Күренеп тора, бу егетләрнең ата-бабалары җир сөрү һәм орлык чәчү белән генә чикләнмәгән! Чыгышларга бәя биргәндә, жюри әгъзалары гаиләдәге яшь буын вәкилләренең – балаларның бәйгедә катнашуына да игътибар итте.

– «Тарихта без эзлебез» республика фестивале Гаилә елы кысаларында уза, - дип билгеләп үтте чараны алып баручы. – Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, гаилә - ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең нигезе генә түгел, ул рухи күренеш, әхлакый нигез. Фестивальнең төп максатлары һәм бурычлары - буыннар дәвамлылыгын саклау, гаилә һәм туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселеңнең, халкыңның, туган ягыңның тарихын өйрәнү, милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу, гаилә иҗаты гадәтләрен үстерү.

Әлеге күркәм чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина ассызыклаганча, һәр гаилә үзенчәлекле һәм кабатланмас.

- Һәр гаиләнең үз гореф-гадәтләре, үзе яратып әзерли торган ризыклары була, алар буыннан-буынга тапшырылып килә, - диде ул. - Нәкъ менә шушы күзгә күренми торган җеп үткәнне хәзергесе белән берләштерүче, бәйләүче җеп булып тора. ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлангычы белән оештырылган фестиваль быел инде алтынчы тапкыр уздырыла. Ул елдан-ел көчәя, мәгънәлерәк була бара. Бирегә килергә вакыт тапкан өчен рәхмәт сезгә, Гүзәл Илдусовна, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәриевнага бу авыр вакытта бәйгедә катнашучыларны дәртләндерер өчен матди ярдәм тапканыгыз өчен рәхмәт. Бүген тәкъдим ителгән шәҗәрә агачлары, чыннан да, сокландыргыч. Уңышлар һәм җиңүләр сезгә!

Сүз уңаеннан, чараның мактаулы кунагы ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы булды. Фестивальнең жюри составына Бөтенрәсәй һәм Халыкара конкурслар лауреаты, казак җырлары фестиваленең ачык конкурсында гран-при иясе, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультетының этнохудожество иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы укытучысы Евгения Угрюмова, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы студенты Полина Крапивина, Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультетының этнохудожество иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы студенты Елена Ермакова керде. Ә фестивальнең муниципаль өлешен оештыручылар - Лилия Гәрәева җитәкчелегендәге муниципаль архив һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Ахырда жюри бәйге нәтиҗәләрен игълан итте. Фестивальнең муниципаль өлешендә Бәйрәкә авылыннан Галимовлар гаиләсе җиңү яулады. Аларга җиңүче дипломы һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынны Иске Урыссудан Йосыф нәселе буенча Дәүләтьяр дәвамчылары алды. Аларга шулай ук диплом һәм 40 мең сумлык сертификат тапшырылды. Җиңүче гаилә быел фестивальнең апрель аенда узачак төбәк өлешендә катнашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев