Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында яшәүче Фәния Шәйхуллина үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Юбилярны әлеге истәлекле көне белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «АгроМир» җәмгыяте советы рәисе Сирин Галиев, Бәйрәкә җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, авылның ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм башкалар котлады.

Бу яшьтәге кешеләрнең барысы да сугыш чоры балалары. Бөек Ватан сугышы башланганда, Фәниягә 8 яшь була. Шуңа күрә шул заманның авырлык һәм михнәтләрен, ачлык-ялангачлыкны яхшы хәтерли ул. Кечкенәдән үк бер телем ипи тәменең кадерен, кыйммәтен белеп үсә. Бу аңлашыла да, чөнки әти-әнисенә алар барлыгы ун бала була.

— Сигезебез әле дә сау-сәламәт, — ди юбиляр. — Әниебезгә рәхмәт инде, бөтен баласының да гомерен ничек саклап калгандыр, акылга сыймый. Әтиебезне фронтка алдылар. Безнең авылдан киткән күп кенә ир-атлардан аермалы буларак, ул исән-сау өйгә әйләнеп кайтты. Әти белән әни, көнне-төнгә ялгап, колхозда эшләде. Һәр баланың үзенә бүлеп бирелгән эше бар иде. Шуның иң зурысы — ничек тә исән калу. Яз көне, басуларда кар эрегәч, авыл халкы көздән калган бәрәңге эзләп, кырга китә. Туңган бәрәңге тапсак, бер уч он белән уып, мичтә пешерә идек. Ә кычыткан, алабута һәм аяк астында үсә торган башка үләннәр турында сөйләп тә торасы юк, барысын да ашый идек.

Алты сыйныфны тәмамлагач, Фәния сарык карарга эшкә керә. Аның сөйләвенчә, ул елларда Бәйрәкә авылында эшләп килүче колхозда эре мөгезле терлектән тыш, күпләп сарык асраганнар, кошчылык һәм хәтта дуңгызчылык белән шөгыльләнгәннәр.
— Хәтерлим әле, сарыкларны Ютазыга куып төшерә идек, аннан аларны суярга җибәрәләр. Алдан, ат өстендә, ферма мөдире Мәсгуть абый бара, арттан камчы белән мин барам. Бер сарык та качарга, югалырга тиеш түгел иде. 

Кияүгә чыгып, гаилә корганнан соң, Фәния Мансур кызы сыер савучы булып урнаша. Кул белән, көнгә ике тапкыр, 15 сыер савалар. Фәния апа һәрчак алдынгылар рәтендә була. Күп санлы бүләкләр, грамоталар һәм медальләр арасында бер бүләк гомере буена истә калган аның: алдынгы терлекчегә мотоцикл тапшырганнар. Ул вакытта бик затлы бүләк һәм зур хөрмәт күрсәтү була бу. Әле "матай«га утырып, улы белән Вахитов исемендәге совхозга, олы кызы Зөлфия янына кунакка барганын да хәтерли Фәния апа. Сүз уңаеннан, ул ире белән биш балага тормыш һәм яхшы тәрбия биргән. Кызганычка, улы бик иртә вафат булган. Бүгенге көндә Фәния Шәйхуллина кызларының уңышларына, тормышларына шөкер итеп, куанып яши. Оныкларының һәм оныкчыкларының фотоларын күрсәтеп, алар өчен горурлык хисләре кичерүен яшерми ул. Ни әйтсәң дә, аның дәвамчылары бит. Бүген ветеран кече кызы йортында гомер кичерә. Зур, якты йортта аның үз бүлмәсе бар. Барлык уңайлыклар да өйдә. Без юбиляр белән әңгәмә корганда, өйдәгеләрнең барысы да бәйрәмгә әзерлек белән, ә оныклары үзләренең «мөһим» эшләре белән мәшгуль иде. Өйдә тыныч, сөенечле ыгы-зыгы, бәйрәм мохите...

— Минем кияүләрем дә бик әдәпле, — ди ветеран. — Дивардагы медальләр, әнә, киявемә бирелгән бүләкләр. Балаларым тәрбияле, яхшы яшиләр. Ә минем балачагым салам түбәле өйдә үтте. Өстәвенә, өйгә бәрәннәре белән бергә сарыкны, савар өчен сыерны кертәләр иде, яңа туган бозауны, ныгып җиткәнче, шулай ук өйдә тоталар иде. Нигә шулай иткәннәрдер, белмим. Югыйсә мал лапасы да бар иде инде. Шул кечкенә йортта, балалардан тыш, әтинең әнисе — игелекле, акыллы әбиебез дә яшәде.

Авыр, хезмәт батырлыклары белән тулы тормыш алып барган ветеран бүгенге заман рәхәтлегенең, уңайлыкларының кадерен белә. «Әни безне дөрес тәрбияләде, эшкә өйрәтте. Ул үзе дә эшкә бик оста булды. Сарык йонын җегерләп, киемнәр бәйләде, келәмнәр тукыды, челтәрләр бәйләде», — ди Фәния апа.

Юбилярны әлеге истәлекле көне белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «АгроМир» җәмгыяте советы рәисе Сирин Галиев, Бәйрәкә җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, авылның ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм башкалар котлады. Аңа, рәхмәт йөзеннән, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, изге теләкләр теләнде.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев