Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәкәдә район конференциясе узды

Конференция эше Бәйрәкә хастаханәсенең 90 еллыгына һәм Рәсәй Федерациясендә Гаилә елына багышланды.

Чара «Ютазы районында медицина: тарих һәм бүгенге көн» исеме астында узды. Бәйрәкә авылы мәдәният йортында узган форум эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, «АгроМир» җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, сәламәтлек саклау ветераннары һәм башкалар катнашты.

Конференциядә билгеләп үтелгәнчә, бу пилот проекты киләсе елда да дәвам итәчәк. Бәйрәкә амбулаториясенең, гомумән, районның сәламәтлек саклау өлкәсенең дә истәлекле көннәре форумны югарырак дәрәҗәдә, башка мәйданчыкта уздыруны таләп итә. 
Форумда зур кызыксыну уяткан тирән эчтәлекле чыгышлар, район ветераннарын һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен хөрмәтләү алкышлар белән үрелде. 

Конференция эше турында тулырак «Ютазы таңы» гәзитенең киләсе саныннан укый аласыз.

Хезмәтенә — хөрмәте

Ютазы муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеш керткәне һәм фидакарь хезмәте өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән бүләкләнде:

— Орден Габидуллин, Бәйрәкә авылының авыл хуҗалыгы ветераны. 

Ютазы муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагына аерым өлеш керткәннәре өчен Ютазы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Бәйрәкә хастаханәсе ветераннары бүләкләнде:

Резеда Галиева;
Миңнесара Гарипова;
Рәйсә Камалова;
Сәкинә Мөхәммәтшина;
Венера Садыйкова;
Гасыйма һәм Мәкъсүм Сәитовлар;
Гөлчирә һәм Ленар Хәлиуллиннар;
Венера Хәсәнова
.

Сәламәтлек саклау тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Гүзәл Харисова, Бәйрәкә амбулаториясе мөдире;
Ирина Мөхәммәтҗанова, Бәйрәкә амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы;
Роза Садыйкова, Бәйрәкә амбулаториясенең участок шәфкать туташы.

Бүләкләү тантанасын район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Светлана Шакирова җитәкләде.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев