Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачакта боз өстендә йөзеп китә язган

Урыссу бистәсендә яшәүче Гасыйма Зәйдуллина 90 еллык гомер бәйрәмен билгели.

Тантана сәбәпчесен котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да килгән иде. Ул хөрмәтле юбилярга изге теләкләрен җиткезде һәм истәлекле бүләк, чәчәкләр, «Ютазы районына 30 ел» медален тапшырды. Тәбрикләүләргә район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова, «Электросоединитель» заводының беренчел ветераннар оешмасы рәисе Сирена Гробко, шулай ук юбилярның туганнары һәм якыннары кушылды.

Гасыйма Мәсгут кызы Кәрәкәшле авылында туган. Монда ул унынчы сыйныфны тәмамлый. Шунысын да әйтергә кирәк, ул һәрвакыт белемгә омтылышы белән аерылып тора. Гаиләдә өч кыз үсә, иң кечесе Гасыйма. Апалары укытучы һөнәренә ия була, мәктәптә эшли: берсе Бәйрәкәдә, икенчесе — Каразерик һәм Көрәш-Бүләк мәктәпләрендә. Ә Гасыйма пединститутка кергәндә стипендия алыр өчен кирәкле баллар җыялмый. Шуңа күрә туган ягына кайта, өч ел китапханәдә эшли. Соңрак Бөгелмәдә сәүдә эшенә укый. Аны Урыссу бистәсенә эшкә җибәрәләр.
— Элек «Бәйрәкә» кибете универмаг иде, — дип сөйли Гасыйма Мәсгут кызы. — Шунда юллама алдым, ун ел эшләдем.

Аның хезмәт кенәгәсендә Урыссу бистәсенең башка сәүдә нокталары да булган. Әмма ул эш төрен үзгәртергә карар итә һәм «Электросоединитель» заводына урнаша. Хаклы ялга да шуннан китә. Бәлки эшен дәвам да итәр иде, тик ире каты авырып китә һәм ярдәмгә мохтаҗ була. Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы да шул ук предприятиедә эшләгән. Ирле-хатынлы бер кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерәләр. Унбиш ел дәвамында якташыбыз улы һәм килене белән яши. Бүген исә ялгызы гомер кичерә, әмма балалары һәрчак янәшәдә, теләсә кайсы вакытта килеп җитәләр. Әниең янына ничек кайтмыйсың ди инде! Ул әле дә җитез, кунакчыл, ачык йөзле, күзләр генә тимәсен.

«Фаршын әйләндергән, — ди килене. — Пилмән ясаган, өчпочмакларын пешереп куйган… Кайсыбыз кемгә ярдәм итә бит әле…

Әйе, бүген юбиляр муллыкта яши. Ләкин һәрвакытта да алай булмаган, әлбәттә. Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән аның.

— Сугыштан соңгы биш ел авылларда тормыш бик авыр булды, — ди Гасыйма Зәйдуллина. — Чак кына ачлыктан үлмәдем. Әтиемне фронтка алганда миңа җиде яшь иде. Туганнар аны Ютазы станциясенә озатырга киттеләр, мине алмадылар. Сугыштан кайталмады әтиебез… Бик тә кыен вакытлар башланды. Әни иртәннән төнгә кадәр колхозда. Өйгә ашарлык бернәрсә дә алып кайтмый иде, билгеле. Яз көне Ак Чишмәгә, Каранга, Зәйпегә туңган бәрәңге чүпләргә барышлы… Бервакыт Ак Чишмә басуына киттек, анда көз җыештырганнан соң һәрвакыт бәрәңге кала иде. Без бер төркем бала, мин иң кечкенәсе. Ашарга яраклы бәрәңге эзләп, көне буе җир чокыйбыз, астын өскә әйләндерәбез. Мин бер чиләк туңган бәрәңге җыйдым. Кайтыр юлда елга аша чыгарга кирәк, аның суы берничә тегермәнне хәрәкәткә китерә. Елгадагы боз әле нык кебек. Тик көтмәгәндә минем астагы бозның зур өлеше кинәт аерылды һәм минем белән бергә агып та китте. Балалар тегермәнче янына ташланды, ул ыргак белән бозны эләктереп алалды һәм аны ярга терәп куйды. Мин бозлы суда „коенганнан“ соң бөтенләй лычма булдым. Каты авырдым. Хастаханәдә яттым. Ансы гына нәрсә ул? Иң кыены, су минем бер чиләк бәрәңгене йотты, мин аны көне буе җыйган идем бит. Шулхәтле кәлҗемә ашыйсы килгән иде…

Сугыш балалары сөйләгәннәрдә — илебезнең үткәне. Ачлык, ялангачлык, җимереклекләр, авыр хезмәт… Һәм шулай да, килешәсездер, мохтаҗлык ул чор халкын төп кыйммәтләрдән — кешелеклелек, рухи байлык һәм аек фикерләү сәләтеннән мәхрүм итәлмәгән. Баш иябез…

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев