Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар бакчалары үз тәрбияләнүчеләре белән хушлаша

Бу көннәрдә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләре бара.

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасы быел 20 тәрбияләнүчесе белән хушлашты. Бик тиздән парта артларыннан урын алачак балалар матур иртә программасы белән ата-аналар алдына чыкты. Алар җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Тәрбиячеләр дә балаларны һәм тамашачыларны күңелле сәхнәләштерелгән күренеш белән сөендерде. Ахырда балалар бакчасы мөдире Гөләндәм Солтанова иң яхшы хезмәткәрләрне грамоталар белән билгеләде. Ә тәрбиячеләр үз чиратында район күләмендә узган бәйгеләрдә чыгыш ясаган малайларга һәм кызларга мактау кәгазьләре тапшырды. Әлбәттә, инде бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре һәм чыгарылыш балаларының исемнәре язылып, кояш формасында пешерелгән татлы торт белән бергәләп чәй эчү.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев