Балалар иҗаты үзәге педагоглары “Спортландия” спорт-күңел ачу программасын үткәрделәр
Балалар иҗаты үзәге педагоглары "Топольки" һәм "Гайдарка" балалар мәйданчыкларында "Спортландия" спорт-күңел ачу программасын оештырдылар.
Әлеге спорт чарасы спорт эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелде. Чара эстафета формасында уздырылды. Ярышлар "Тупны тапшыр", "Төз атучы", "Эскәмьядә кулга туп тотып, бер аякта сикерү", "Кыршауга туп ыргыту", "Тупны кулда алып бару" кебек һәм башка этапларны үз эченә алды. Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев