Балалар иҗаты үзәге укучыларны каникулларны файдалы итеп үткәрергә чакыра
Малайлар һәм кызларны Балалар иҗаты үзәге кышкы каникул көннәрен үзе белән күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакыра.
Шулай итеп, 4 гыйнвар, 10 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә "Кышкы мозаика" уен программасы оештырылачак. Үзәк педагоглары 6 гыйнвар көнне 10 сәгатьтә сезне саф һавада уйнарга көтеп кала. Бу көнне алар балалар паркында "Карлы патшалыкта - салкын дәүләттә" дип исемләнгән чара уздырачак. 8 гыйнвар, 10 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә "Рус әкиятләре дөньясында" викторинасы үтсә, икенче көнне, ягъни, 9 гыйнвар, 10 сәгатьтә биредә үк "Сезнең йөреш..." шахмат турниры оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев