Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар район думасы рәисе Полина Сухоносова “Ел лидеры-2016” конкурсында беренче урынны яулады

Балалар район думасы рәисе Полина Сухоносова "Ел лидеры-2016" конкурсының "14-17 яшьлекләрнең балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры" номинациясендә беренче урынны яулады.

Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләренең "XXI гасыр лидеры" конкурсының региональ этабы булып торган бәйге "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә Казанда узды. Финал программасы, конкурс сынауларыннан тыш, үз эченә мастер-класслар уздыруны һәм Татарстанның танылган кешеләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуны алды.
Чара республика Яшьләр һәм спорт министрлыгында, анда катнашучылар беренче тапкыр үзләренең көндәшләрен күрде. Аннары тантаналы кичке аш, жюри һәм конкурста катнашучылар белән танышу узды. Икенче көн бәйгечеләрнең үзләрен күрсәтергә беренче мөмкинлекне бирде. Катнашучыларның үзләрен тәкъдир итүләре һәм бәяләү таблицасын ачкан конкурс программалары көн буена дәвам итте. Күпләре "XXI гасыр лидеры" конкурсы җиңүчесе булган мәртәбәле жюри әгъзалары даими рәвештә катнашучыларга киңәшләр бирү һәм мөмкин булган хаталарны кисәтү өчен катнашучылар белән элемтәгә чыкты. Өченче көн бөтен бәйге дәвамында иң бае һәм истә калганы булды. Ул проектлар яклауны, законнарны белү буенча вариатив программаны һәм озак көтелгән квест-уенны алды. Әлеге көннең чын мәгънәсендә бизәге - дискотека булды!
Һәм соңгы көн - "Бердәм гамәлләр көне" башкала халкына республиканың төрле почмакларыннан җыелган лидерларны, аларның активлыгын һәм иң төп сыйфатлары булган җиңел аралаша белүләрен күрсәтте. Акцияләр тәмамланганнан соң, барысын да тантаналы кичке аш көтә иде. Ул төн буена җитәрлек күңелле эмоцияләр калдырып, бик шәп узды. Иртән барысы да бүген инде финал булуын һәм моның соңгы көн булуын аңлап уянды. Соңгы автобус кузгалганда, катнашучылар йөзендә шатлык һәм сагыш, елмаю һәм күз яшьләре чагылды. Ә беркадәр вакыттан соң, алар, инде чара ябылуга әзерләнеп, "Гранд-отель"дә торалар иде. Соңгы минутлар бик дулкынландыргыч булды. Жюри, волонтерлар, катнашучылар - барысы да әлеге биш көннең иң якты мизгелләрен искә төшерде. Бүләкләрне жюри әгъзалары һәм чакырылган кунаклар тапшырды. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев