Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар Тукай шигырьләрен тыңлады

Һәр елны, ямьле язның матур бер көнендә, 26 апрельдә, татар халкы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә.

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында да балалар Тукайның әсәрләрен яратып тыңлыйлар. Һәр елны аның туган көнен зурлап билгеләп үтәбез. Бые без "Тукай - халкым горурлыгы" исеме астында музыкаль-әдәби иртә уздырдык. Бәйрәмдә балалар шагыйрьнең тормыш юлы белән танышты, аның сүзләренә язылган җырларын тыңлады, үзләре дә башкарды. Тормыш юлын чагылдырган, әсәрләренә карата ясалган иллюстрацияләр белән тулыландырылган, презентация карадылар. Иртәдә әкият персонажларының катнашуы аеруча балалар күңеленә хуш килде. Алар белән бергә шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, татар халкының күңелле уеннарын уйнадылар. Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, күңелле генә үтеп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев