Балаларның Яңа ел теләкләре үтәләчәк
«Теләкләр чыршысы» чарасында район советы депутатлары катнашты.
Район советы фойесында урнаштырылган Яңа ел чыршысы гади генә түгел. Чыршыга авыр тормыш хәлендә калган балаларның Яңа ел мөрәҗәгатьләре язылган уенчыклар эленгән.
Ә хәзерге заман балаларының теләкләре бик җитди — синтезатор, планшет, акыллы "Алиса"колонкасы... Район активы — районның алдынгы сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чарада катнашучы малай-кызларның үтенечләрен укып, аларны үтәргә вәгъдә итте. Чара башланыр алдыннан чыгыш ясаган район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин әлеге чараның районда тәүге тапкыр уздырылуын билгеләп үтте.
— Бу чара федераль һәм республика дәрәҗәсендә беренче тапкыр гына уздырылмый, — диде Аяз Шәфыйгуллин. — Безнең район советы депутатлары да бу игелекле эшкә кушылырга тәкъдим итте. Чара алдагы елларда да дәвам итәр, дип уйлыйм.
Район башлыгы, Кыш Бабайга мөрәҗәгатьләрнең берсен беренчеләрдән булып укып, синтезаторның (ә мөрәҗәгатьтә нәкъ менә синтезатор соралган иде) бүген үк тапшырылачагын ассызыклады. Район башлыгының игелекле гамәленә район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм башка җитәкчеләр дә кушылды.
Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан Аяз Шәфыйгуллин район халкына тынычлык, махсус хәрби операциянең тәмамлануын һәм бөтен дөньяда иминлек урнашуын, бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Һәм шулай ук 2024 елда муниципалитет барлык социаль әһәмиятле программаларны уңышлы тормышка ашыра алсын иде, диде Аяз Шәфыйгуллин.
Мәрхәмәтле эшләрдә катнашу чарасы дәвам итә. Янәшәбездә һәрчак мохтаҗ, ярдәм кирәк кешеләрне (өлкәннәр, күршеләр, яки балаларны) күрергә мөмкин... Шуңа күрә күңелебез кушканча аларга яхшылык эшләргә, игелек кылырга ашыгыйк.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев