Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бар шатлыгы - оныклары

Бәйрәкә авылында яшәүче хезмәт ветераны Мәүгыйдә Кадыйр кызы Хәлиуллинага 90 яшь тулды.

Гәҗитебез кунагы хәзер инде исеме тарих битләрендә генә язылып калган матур табигатьле Баланлы авылында дөньяга килә. Мәүгыйдәнең язмыш китабы битләренә дә шактый сынаулар языла. Ул 1947 елга кадәр туган авылында хезмәт куя. Шул елны ул Бәйрәкә авылы ир-егетенә кияүгә чыга һәм ир йортына күченеп китә. Гомере буе колхозда эшләгән тыл хезмәтчәне, лаеклы ялга чыкканчы соңгы 10 елын балалар бакчасында аш пешерә.

Фронтовик ире белән Мәүгыйдә Кадыйр кызы 56 ел гомер кичерә. Алар өч бала тәрбияләп үстерә. Кызганыч, күптән түгел генә гомер бәйрәмен билгеләп узган чал чәчле ананың шатлыгын уртаклашырга янәшәсендә бүген ире дә, газиз балалары да юк. Күкрәген күп санлы юбилей медальләре бизәп торучы озын гомерле якташыбызның тормышын бүген оныклары һәм оныкчылары бизи, үз тормышын мөстәкыйль көтәргә тырышса да, Мәүгыйдә әби аларның ярдәмен тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев