Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Басылганнарга кире кайтып: иранлылар Бәйрәкә авылында кунакта

Газета саннарының берсендә без укучыларыбызны кыскача районда булып киткән Иран вәкилләре белән таныштырган идек, аларның борынгы бабалары Бәйрәкә авылыннан. Әлеге мәкаләдә ул очрашуны тагын да тәфсилләбрәк бәян итәсебез килә.

Беренче карашка кешеләрнең үз тамырлары белән кызыксынулары сәер булып тоелырга мөмкин, чөнки чит җирлектә, тарихи ватаннарыннан еракта бер генә буын яшәмәгән затлар башка мәдәнияткә, башка социаль тормышка интеграцияләнәләр. Шулай да кан тартуы да, ачлык һәм сусын кебек үк көчле тойгыдыр. Шуны исегезгә төшерәбез, шәех Мөхәммәтшәриф ибн Ибраһим әл Бәйрәкәви апрель ахырында район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты һәм Бәйрәкә авылында тарихи истәлекле урыннарда булды. Аларның татар мәдәнияте, ата-бабаларыбыз кулланган борынгы предметлар һәм йорт-җир кирәк-яраклары белән ихлас кызыксынулары көтелгәннәрдән дә артык булды: "Гобәйдия" музей комплексы татар авыллары көнкүрешен, анда яшәүчеләр рухын ачык тасвирлады. Чөнки бүгенге көнгә кадәр кунаклар татар мохты турында бакыйлыкка күчкән ата-бабаларының бәяннары буенча гына күзаллый алды. Кунакларның җанлы кызыксынуын авыл имамнары җирләнгән борынгы зиратка бару да уятты. Үтәли салкын җил дә әрвахлар рухына дога кылырга комачауламады.

- Минем каберем каршында басып торучы, мин дә кайчандыр җир өстендә йөри, синең урыныңда басып тора идем. Син дә бервакыт минем урынымда булачаксың, шуны исеңдә тот, - дип укыды кабер ташларындагы бер язманы Аразмөхәммәд Сарлы.

Борынгы бабаларының үткәненә сак карау өчен акыллары һәм мәдәнилекләре җиткән бәйрәкәлеләр мактау сүзләренә лаек. Сүз уңаеннан, элекке заман корылмалары нык булуы белән сокландыра. Алыйк, мәсәлән, 1812 елда төзелгән авылның музей комплексын. Бут ташыннан төзелгән стеналар калынлыгы - бер метрга якын. Корылмалар бүгенге көндә дә нык - кышын алар җылы тота, җәен эсседән саклый. Чарада катнашучыларның берсе дөрес әйтте: элек үзләре өчен төзегәннәр - мәңгелек булып чыккан, хәзер мәңгелеккә дип төзибез, үзебезнең гомергә дә җитми.

Район кунаклары белән тыныч әңгәмә сый-нигъмәтле өстәлләр артында дәвам итте. Ә Бәйрәкәдә кунакларны каршылый беләләр.

Моңа, һичшиксез, авылда нык авыл хуҗалыгы коллективы эшләве дә булышлык итә. Татарның кунак ашы - бәлеш, кайнар шулпа, тәгәрәткән бәрәңге, кабыргалы тәмле тана ите... Иран кунаклары кунакчыл төбәкне тиешенчә бәяләде. Изге теләкләр юллашканнан соң, Уразмөхәммәд Мәгъфүри Хаҗ сәфәре вакытында фаҗигале рәвештә вафат булган әтисенә багышлап язылган шигырен укыды.

- Ул мондый очрашу турында хыяллана иде, - дип билгеләп үтте, кунак, - һәм, без, балалары өчен куанадыр дип уйлыйм. Бүген бердәм этномәдәният вәкилләре арасында нык күпер салынды, дәвамы һичшиксез булачак конструктив диалог урнашты, дип уйлыйм. Кем белә, бу авыл кызлары бәлки безнең егетләребезгә менә дигән пар булыр...

Хәер, Бәйрәкәнең үз егетләре дә менә дигән. Урта мәктәп тәрбияләнүчеләре - үсмер кыз һәм малай башкаруында татар милли биюен карап, моңа ышанырга мөмкин булды.

Ә Бибихәмидә Мөхәммәд Ниязи үзен әлеге сәләтле укучылар фонында мәңгеләштерергә теләде. Сезгә безнең яклар ошыймы, дигән сорауга, ул кулларын күкрәгенә куеп:

- Бик күркәм, - диде.

Апрельдә шулай дигәч инде, майда, бөтен агачлар чәчәк атып, хуш ис бөркегәндә, күзләрне иркәләгәндә ни диярләр иде икән алар? Ярый, тагын килерләр әле. Әйе, хәзер авылдашлар, диңгез арты кунакларын Сирин Галиев шулай атады, үзләренең буыны тамырлары кайдан башлануын ишетеп кенә белмиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев