Байлар авылыннан Райхана Хаҗиева Россия Президентыннан котлау кабул итте
Байлар авылында яшәүче Рәйханә Хаҗиева язның беренче көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Туган көненнән алып хәзерге вакытка кадәр Рәйханә Зәки кызы Байлар авылында яши. Тормышының иң гүзәл көннәре - яшьлеге сугыш елларына туры килә. Күпчелек яшьтәшләре кебек үк, кыз тылда тир түгә,торф җирләренә эшкә җибәрелә. Туган авылына әйләнеп кайткан Рәйханә Фрунзе исемендәге колхозга бозаулар караучы булып эшкә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы, кырык ел гомерен ул шушы эшкә багышлый.
Язмышын кыз элекке фронтовик Кәшиф белән бәйли. Гаилә башлыгы да колхозда эшли, алдынгы бригадир була. Көчләрен бер итеп зур булмаган җыйнак йорт бетереп керәләр, анда өч кыз үстерәләр. Кызганыч, ир белән хатынга картлыкларын бергә каршы алырга насыйп булмый: Кашиф ага вафат булганга егерме елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Әмма балалары әниләрен ялгызлыкта калдырмыйлар, бүген картаеп килүче тыл ветеранын кызы Роза тәрбияли. Алты оныгы һәм сигез оныкчыгы да Рәйханә әбигә куаныч китереп яшиләр.
Бөек Ватан сугышы ветераны толын, хезмәт ветеранын туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Резеда Мөхәммәтҗанова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова килделәр. Алар Рәйханә Зәки кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнәе бүләк тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев