Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Шокуров котлаулар кабул итте
Узган җомгада 91 яше уңаеннан Бөек Ватан сугышында катнашкан Иван Шокуров котлаулар кабул итте.
Разведчик, Курск дугасындагы, Малоархангельский, Севский, Бобруйский һәм Ковельдәге, Днепр, Көнбатыш Буг, Висла һәм Одер елгаларындагы алышларда катнашучы. Белоруссия, Көнбатыш Украина, Польша, Германия... Менә кем ул ярты Ауропаны, ярты Җир шарын узып, Берлинга кадәр барып җиткән. Тыныч тормышта аның төп хезмәт юлы легендар Урыссу станциясе белән бәйле. Һәм ул биредә дә үзен яхшы көрәшче - беренче класслы белгеч, үз эшенең остасы итеп таныта алган, коллективның һәм предприятие җитәкчелегенең ихтирамын казанган.
Ветеранны туган көне белән котларга Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм башкалар килгән иде. Сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм өйдә игелекле мохит теләкләре җиткереп, кунаклар Шокуровка чәчәкләр һәм бүләкләр дә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев