Бер күрешү - үзе бер гомер
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Кәрәкәшле авылында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәдәни чарага җыелган. Бу хакта безгә район гәҗите белән даими элемтәдә торучы укучыбыз Ривил ага Сәлимшин хәбәр иткән.
- Җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев мәдәният йортына җыелган инвалидларга изге теләкләрен юллады. Бу моңсу көнгә шатлык өстәп, авыл үзечәннәре концерт күрсәтте, уеннар оештырды. Һәр чыгыш йөрәккә сары май булып ятты, - дип язган хезмәт ветераны.
Очрашуга җыелган халык та бик актив булган. Алар биегәннәр, җырлаганнар, уеннарда катнашканнар. Арада үзләре узган тормыш юлын шигъри юлларга салган авылдашлар да булган. "Кызганыч, кичәгә күп кенә инвалидлар килә алмады. Ни сәбәпледер, дин әһелләре дә юк иде. Хәзерге катлаулы заманда дин һәм мәдәният, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре кулга-кул тотынып эшләгәндә генә, яшь буынга дөрес тәрбия биреп булачак", - дигән фикерне дә алга сөргән укучыбыз.
Хатны Ильмира ГАЛИЕВА укыды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев