Бер рәхмәт мең бәладан коткара
1 Май һәм 9 Май алдыннан без, Урыссу бистәсенең Химиклар тыкрыгы, 5а санлы йортта яшәүче кешеләр, үз ишек алдыбызны тәртипкә китердек.
Эшне, әлбәттә, өмәдән башладык. Аннан соң өйдә, тормыш иптәшем белән бергәләп ясаган аккошлар, куяннар, дуңгызлар, гөмдәләр һәм башка төрле кул эшләнмәләрен алып чыгып, тирә-якны бизәдек. Әлеге эшләнмәләргә без каты көнкүреш калдыкларын файдаландык. Гади генә әйбердән тудырылган әлеге матурлык һәркемгә күңел күтәренкелеге бүләк итте. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләр бик рәхмәтле булды.
Рәсимә ГАББАСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев