Беренчеләр хәрәкәте: өйрәнергә һәм белергә
Район башкарма комитетының кече залында Рәсәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге вәкилләре район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән очрашты.
Районның Светлана Шарпан җитәкчелегендә эшләүче иҗади егет-кызлары хәрәкәте көннән-көн активлаша бара.
Районыбызның «беренчеләр» хәрәкәте сафларында йөздән артык укучы исәпләнә. Аларның һәрберсе, коллективка җиңел генә кушылып, үзенең яңа фикерләрен яңгырата, тәкъдимнәр белән чыгыш ясый.
Мәсәлән, укучыларның берсе район башлыгының игътибарын «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда бер сменаны "Беренчеләр хәрәкәте«нә багышлау мөмкинлегенә юнәлтте.
Сорауны район башлыгы үз игътибарына алды. Бу очракта балаларның ачык һәм аңлаешлы максаты булырга тиеш: алар нәрсә белән мәшгуль булачаклар, нинди уй-фикерләрне тормышка ашырырга җыеналар...
Очрашу барышында Рәсәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге вәкилләре муниципалитет җитәкчесенә үзләренең кызыксындырган сорауларын да бирде. Ничек уңышлы булырга, гаилә шәхес формалашуга ярдәм итәме, үз һөнәреңне ничек табарга?.. Әлеге һәм башка бихисап сорауларга район башлыгы үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып җавап бирде. Аерым алганда, ул балаларның игътибарын һөнәр сайлаганда гомум кабул ителгән юнәлешләргә таянырга ярамавына юнәлтте.
Әйтик, бүген «айтишник» һөнәре абруйлы, ләкин бу аны һәркем «тарта ала», һәркем әлеге һөнәр буенча эшли ала дигәнне аңлатмый. Үз көчеңә һәм мөмкинлекләреңә таянырга кирәк. Лаеклы түләнүче эшче һөнәрләр дә шактый. Югары уку йортында белем алу һәрвакытта да кешенең шәхси үсеше, мул тормыш нигезе булып хезмәт итә алмый. Әлбәттә, балалар өчен «уңыш» төшенчәсе борчу-мәшәкатьсез тормыш булып күз алдына киләдер. Аяз Шәфыйгуллин ассызыклаганча, бары тик хезмәт аша гына кеше куелган максатларына ирешә ала.
— Мәсәлән, сез өйгә бирелгән эшләрне эшләргә теләмисез, — диде башлык, — ә эшләргә кирәк. Дискотекаларга барасы, күңел ачасы килә, ә өйдә әти-әниләр кушкан эшләр көтә. Ялкаулыгыңны җиңү шулай ук зур хезмәт ул. Әлбәттә, әгәр студент елларында нинди дә булса ресторанга барасым килми иде дисәм, дөрес булмас иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Билгеле бер яшьтә таләпләр бер төрле, ә яңадан, тормыш барышында бу таләпләр үзгәрә. Кеше үсә һәм үз өстендә эшли. Димәк, аның ихтыяҗлары да, эчке дөньясы да үзгәрә.
Әгәр "Беренчеләр хәрәкәте«нең төп нигезе булып гомуми танылган «Укы һәм танып бел», «Кыю бул һәм алга бар» дигән кагыйдәләр тора икән, җирле хакимиятнең үсеп килүче буын белән аралашуы да гадәти кыйммәтләр нигезендә төзелгән иде.
Бу ныклы гаилә, күп милләтле Ватаныбызга мәхәббәт, аның тарихын аңлау һәм аны кабул итү, кеше гомеренең кыйммәтен бәяләү, тирә-юньдәгеләрнең намусына һәм дәрәҗәсенә карата тиешле мөнәсәбәттә булу. Нәкъ менә шушы үзгәрмәс хакыйкатьләргә таянып, яшь кеше тормыш юлы буйлап барырга, дөрес үсәргә, тормыш максатларын дөрес куярга тиеш. Шул чакта аны ниндидер шикле уйлар белән «уратып алу» авыр булачак.
Рәсәй белән булу, кеше булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу... Рәсәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге максаты гади. Аны үтәү юлы да катлаулы һәм сикәлтәле булмаячагына ышанасы килә.
Роза ИСКӘНДӘР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев