Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Беренчеләр хәрәкәте»нең бер өлеше булу — алга таба ышанычлы юл

Урыссуда «Беренчеләр хәрәкәте» гомумрәсәй иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең беренче слеты узды.

Чараны "Беренчеләр хәрәкәте«нең җирле бүлекчә җитәкчесе Светлана Шарпан оештырды. Хәрәкәттә катнашучылар һәм остазлар район мәдәният йортының тамаша залына беренчел бүлекчәләрнең эшчәнлеге турында хисап тыңларга, төрле юнәлешләр буенча эшчәнлекнең иң яхшы мисаллары белән танышырга, остазлар, хәрәкәттә катнашучылар һәм җирле бүлекчә кураторы арасында үзара эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга җыелды. 

Чарада районның барлык мәктәпләреннән яшь активистлар, педагог—оештыручылар һәм район җитәкчелеге вәкилләре катнашты. 
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән үзара элемтә һәм «ачык микрофон» төрендә аралашты. Балалар район башлыгы белән теләп фикер алышты, ә иң кыюлары үзләрен борчыган сорауларын бирде. Аяз Әдип улы балаларның барлык сорауларына да җавап бирде һәм кайбер проектларны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Балалар картингчылар өчен җәйге трассаны төзекләндерү, Урыссуның балалар сәнгать мәктәбе өчен яңа уен кораллары сатып алу мөһимлеге турында сорауларны күтәрде, шулай ук бистәдә хоккей һәм шахмат клублары ачуны сорады. Балалар үз сорауларына шунда ук җавап алды. Барлык сораулар да беркетмә буенча рәсмиләштерелде һәм игътибарга алынды.

Ютазы районында «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасында барлыгы 17 беренчел бүлекчә исәпләнә. Шуларның 14е -мәктәпләрдә, 1 — балалар иҗат үзәгендә, 1- «Олимп» спорт мәктәбендә, 1- «Атлант» клубында.
— Беренчеләрнең хәрәкәте, беренче чиратта, яшьләрнең төрле юнәлешләрдә үз-үзләрен тормышка ашыру мөмкинлеге ул. Балалар алдында зур мөмкинлекләр ачык! Районыбызда актив, һәрьяклап үскән, ачык, үз үсеше белән кызыксынучы балалар һәм яшьләрнең яшәве аеруча сөендерә. Минемчә, "Беренчеләр хәрәкәте"нең бер өлеше булу — үзеңнең иң яхшы үрнәгең булу, — дип билгеләп үтте "Беренчеләр хәрәкәте"нең җирле бүлекчә җитәкчесе Светлана Шарпан.

Слетта биш беренчел оешма активистлары: Алина Зарипова (Урыссу гимназиясе), Элина Бадыкшина (Урыссуның 3нче мәктәбе), Кристина Золотухина (Иске Урыссу мәктәбе), Әлфирә Сәгыйрова (Каразирек мәктәбе) һәм Артем Симонов (Урыссу мәктәп-интернаты) җирле бүлекчә тарафыннан гамәлгә ашырылачак юнәлешләр буенча чаралар проектларын тәкъдим итте. Балалар остазлар, хәрәкәттә катнашучылар һәм җирле бүлекчә кураторы арасында үзара бәйләнешнең ничек төзелгәнен күрсәтте.

Моннан тыш, чарада районда беренчеләр хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен беренчел оешмаларның педагоглары һәм активистлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, шулай ук иң яхшы практикалар өчен бүләкләр тапшырылды.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев