Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Беренче урынны яулыйбыз

10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча катлаулы бурычны үз өстенә алган кешеләр билгеләп үтте.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Без Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Ютазы районы буенча бүлек начальнигы Евгений Клещевников белән очраштык һәм соңгы ун айда әлеге көрәш нәтиҗәләре турында белдек.

- Евгений Анатольевич, бүлек коллективы һөнәри бәйрәмнәрен нинди нәтиҗәләр белән каршылый?

- Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлеге 10 ай эш нәтиҗәләре буенча 19 район арасында республика буенча беренче урынны алып тора, һәм шуны әйтергә кирәк, без әлеге урынны һәр ай саен саклап кала айдык.

- Рейтингтагы урынга нинди күрсәткечләр йогынты ясый?

- Бүлекләрнең эш нәтиҗәлелеге җинаять юнәлешендәге ачылган җинаятьләрнең, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, шәхескә каршы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, наркотикларның законсыз әйләнеше, милеккә каршы җинаятьләрнең гомуми саны, дистанцион урлау һәм мошенниклык өлкәсендә җинаятьләрне ачу, зыян күрүчеләргә китерелгән зыянны каплау, законсыз әйләнештән корал алу һәм башка күрсәткечләр буенча бәяләнә. Шулай ук, кылынган юл-транспорт һәлакәтләре, яраланучылар һәм һәлак булучылар саны, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү, шәхси состав дисциплинасы һәм аларның закончалылыгын үтәү исәпкә алына.

Бүлек хезмәткәрләре үткәргән намуслы эш урлаулар, талаулар, янап акча алу очракларын күбрәк ачуга нигез булып торды. Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 78,6 процентны тәшкил итте, ә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу – 84 процент. Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә гомуми ачылыш 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,2 процентка артты. Җинаятьчеләрне эзләү проценты һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачу проценты, шулай ук, артты. Кузгатылган җинаять эшләре буенча 121 җинаять тикшерелгән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк дигән сүз. Судка җибәрелгән җинаять эшләре саны 12,9 процентка артты. Җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция бүлекчәләре узган елның 10 ае белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк ачылган.

Агымдагы ун айда районда 157 җинаять кылынган, шуларның 131е - кечкенә һәм урта авырлыктагы, 26сы - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Гомуми сан узган ел белән чагыштырганда 10га күбрәк. Бу, беренче чиратта, дистанцион характердагы җинаятьләр: банк карталарыннан һәм исәп-хисап счетларыннан акча урлаулар, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык саны артуга бәйле.

- Мөгаен, өлкән яшьтәге кешеләр әлеге тоткынга күбрәк кабадыр?

- Алай дип әйтмәс идем. Нигездә, зыян күрүчеләр - компьютерны да, Интернетны да яхшы белүче, моннан яхшы хәбәрдар булган яшь кешеләр. Барлыгы банк карталарыннан сигез урлау теркәлгән (2019 елда - 3), шуларның дүртесе ачылган, кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, 14 мошенниклык очрагы (2019 елда - 6)  теркәлгән, дүртесе ачылган. Алты җинаятьче тоткарланган. Бүлек хезмәткәрләренә Ростов, Волгоград, Мәскәү, Новосибирск, Уфа, Стәрлетамакка тикшерү чараларына барырга туры килде.

- Эш нәтиҗәләре буенча хезмәттәшләрегезнең кайсысын аерып әйтәсегез килә?

- Бүлекнең эш нәтиҗәсе - прокуратура, тикшерү комитеты, суд, район хакимияте белән уртак эш нәтиҗәсе. Тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без уңай нәтиҗәләргә ирештек. Барлык шәхси состав узган чорда куелган бурычны яхшы үтәде һәм үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Югары нәтиҗәләр өчен Эчке эшләр министрлыгы системасында 30 елдан артык эшләгән һәм соңгы 20 елда тикшерү җитәкчесе вазифасында эшләгән Флорид Ильясовның эшен аеруча билгеләп үтәсе килә. Шулай ук, полиция начальнигы Ленар Сәлимгәрәев, полиция начальнигы урынбасары Айваз Зыяров, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Рушан Камаев, ОУУП һәм ПДН башлыгы Рөстәм Ногоманов, сорау алу төркеме башлыгы Дмитрий Чакров, җәмәгать тәртибен саклау хезмәте начальнигы Эдуард Фәйзрахманов җитәкчелегендәге бүлекчә хезмәткәрләре дә үз зур өлеш керткән шәхесләр.

- Полиция хезмәткәрләре составы быел тулыландымы?

- Кадрлар хезмәтенең яңа җитәкчесе Зөлфия Шәрипованың актив эше район хакимияте һәм мәшгульлек үзәге ярдәме белән хезмәткәрләрнең составын арттыруга һәм кадрлар җитмәүне бетерүгә китерде. Хәзер стажировкада 11 яңа кеше эшли. Яз көне безгә 12-13 хезмәткәр кирәк булса, хәзер 2-3 берәмлек кенә комплектлаштырасы калды.

- Быел сездә битлек-перчатка режимын кертү белән дә эш өстәлде бит әле…

- Әлбәттә. Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә нокталарында, халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләрдә һәм оешмаларда санитар-эпидемиологик нормаларның үтәлешен тикшерү белән рейдлар үткәрергә туры килде. Күпләргә, әлбәттә, мондый тикшерүләр ошамый, әмма без алдыбызга куелган бурычны үтәргә тиеш, чөнки бу чараларның барысы да, беренче чиратта, гражданнарның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.

- Сез үз ветераннарыгызга ничек ярдәм итәсез?

- Без лаеклы ялга чыккан, иң яхшы елларын Эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышлаган өлкән иптәшләребезне онытмыйбыз. Алар озак еллар дәвамында лаеклы Совет, ә аннары Россия милиционеры образын формалаштырдылар. Зур тәҗрибәгә ия ветераннарыбыз хәзер дә сафта, безнең өчен үрнәк булып тора. Елга ике тапкыр Халыкрар өлкәннәр көнендә һәм Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә без аларга бүләкләр белән барабыз. Кызганычка, пандемия шартларында агымдагы елда без аларны җыеп, бәйрәм чаралары үткәрә алмадык. Шулай ук, ел саен 8 ноябрьдә без хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләрне искә алабыз. Ел дәвамында һәм бу көнне без 20 яше дә тулырга өлгермичә җинаятьчеләр кулыннан һәлак булган бүлекнең яшь хезмәткәре Тимур Мәҗитов каберенә барабыз, аның гаиләсенә, элеккеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы, әтисе Закуан Закир улы Мәҗитов белән даими күрешеп торабыз. Шулай ук, 3 октябрьдә без эчке эшләр бүлеге ветераннары белән берлектә, Азнакай районында җирләнгән, бүлекнең элеккеге башлыгы Атлас Сәгыйдулла улы Сәмигуллинның каберенә барабыз. Ә быел без ветераныбыз, район эчке эшләр бүлегенең беренче начальнигы Ринат Газизҗан улы Шәеховка 80 яшь тулу уңаеннан котлаулар белән Болгар шәһәренә бардык, безне күрүенә ул бик шатланды. Без ветераннарга, мәсәлән, дәваланырга барырга кирәк булганда, һәрвакыт транспорт белән ярдәм итәбез.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә ниләр теләр идегез?

- Мин Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлегенең барлык шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Районда оператив хәлләр һәрвакыт тотрыклы һәм тыныч булсын, бу үз гаиләләренә, әти-әниләренә, дусларына күбрәк вакыт бирергә мөмкинлек бирсен иде. Гаиләләребезгә, әти-әниләребезгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Мәхәббәт, гаилә җылысы һәм әтиләрегез, ирләрегез, улларыгызның эшләреннән һәрвакыт исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Сабырлыгыгыз, ярдәмегез, ышанычлы терәгегез өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да гаилә иминлеге, үз көчегезгә ышаныч, рух ныклыгы, оператив уңышлар телим!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев