Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бертавыштан - үзара салым өчен

Район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы Бәйрәкә һәм Акбаш авылларында узды.

Бәйрәкәлеләр, үзара салым программасы кысаларында, 2023 елгы эшләргә 270 мең сум акча җыйган. Республиканың матди ярдәме белән ул 1 млн 350 мең сум тәшкил иткән. Үзара салым акчасына биредә Вахитов урамындагы юлга вак таш җәйгәннәр, Сельхозтехника урамындагы зиратны коймалау өчен материал сатып алганнар. Акчаларның бер өлеше җирле амбулатория биләмәсендәге һәм Сельхозтехника урамындагы карт агачларны кисүгә тотылган. Калган акчаны урамнарны яктырту һәм юлларны кардан чистарту өчен куллану күздә тотыла. Әлеге мәгълүмат белән Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина таныштырды. Ул 2024 елда үзара салым түләүне бераз арттырырга - һәр балигъ булган авыл кешесеннән, халыкның аерым категориясеннән тыш, 600әр сум җыярга тәкъдим итте. Җыенга килүчеләрнең барысы да җыем һәм киләсе елга билгеләнгән эшләр өчен үз тавышларын бирде.

Акбашлылар  2023 елда 525 мең сум күләмендәге (республика акчаларын да исәпкә алып) үзара салым акчасын Тукай урамындагы юлны өлешчә асфальтлауга һәм янгын сүндерү гидрантлары сатып алуга юнәлткән. 2024 елда биредә Тукай урамындагы юлны асфальтлауны дәвам итү, гидрантлар урнаштыру, ә калган чараларны авыл эчендәге юлларны карап тотуда куллану планлаштырыла. Бу хакта Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина хәбәр итте. Аның балигъ булган һәркемнән (халыкның аерым категориясеннән тыш) 500 сум күләмендә үзара салым түләү тәкъдимен барысы да бертавыштан хуплады.

Җыенда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, районның бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы искәрткәнчә, республика тарафыннан үзара салым программасына матди ярдәм 2024 елда авыл җирлекләрендә генә үзгәрешсез кала. Исегезгә төшерәбез, авылда яшәүченең һәр сумына республика бюджетыннан 4 сум каралган. Район үзәгенә, кызганычка каршы, яңа елда мондый матди ярдәм каралмаган. Район башлыгы залга җыелган халыкның сорауларына җавап бирде һәм узган елгы җыеннар вакытында игътибарга алынган сораулар буенча хисап тотты.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев