Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең халык спортны сөя

Актив тормыш рәвеше яратучылар спорт ярышлары башлануын түземсезлек белән көтте. Быел "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыгын "Президент белән бергә" Республика хәрәкәте оештырган иде. Хәрәкәтнең җирле бүлекләре Татарстанның барлык районнарында шундый мәйданчыклар оештырды. Теләүчеләр анда ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алды. Иң активлар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар кабул...

Актив тормыш рәвеше яратучылар спорт ярышлары башлануын түземсезлек белән көтте.


Быел "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыгын "Президент белән бергә" Республика хәрәкәте оештырган иде. Хәрәкәтнең җирле бүлекләре Татарстанның барлык районнарында шундый мәйданчыклар оештырды. Теләүчеләр анда ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алды. Иң активлар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар кабул итеп алды. Татарстанның "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм халыкның спорт белән шөгыльләнүенә зур игътибар бирә. Татарстан бүген - һөнәрманнар өчен дә, спорт белән мавыгучылар өчен дә иң яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россиядәге генә түгел, дөньядагы спорт вакыйгаларын уздыруны ышанып тапшыралар. Инде быел җәй үк спортның судагы төрләре буенча биниһая зур халыкара Чемпионат үткәреләчәк. Ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

Сабан туендагы бер мәйданчыкка җепкә бәйләнгән бүләкләрне кисү өчен күп кенә балалар җыелган иде. Сабан туе ярышларының үзгәрешсез төрләренең берсе булып чүлмәк вату тора. Биредә шулай ук күзләрен бәйләп бәхетләрен сынап караучылар бихисап булды. Бөтен осталыгын куеп вертикаль баганага үрмәләргә теләүчеләрне тамашачылар тын да алмыйча күзәтте. Вестибуляр аппаратлары тотрыклы булганнар авыш багана буйлап йөрүдә маһирлык күрсәтте.

Хуплау авазларына бүрәнәдә капчык белән сугышучылар, көянтәле чиләкләр күтәреп ярышучылар лаек булды, аларда һәркем катнаша алды.

Кешелекнең көчле затларын, яшьләренә кармастан, ярышларның көчне сыный торган төрләре җәлеп итте.

Сабан туе программасына инде тотрыклы рәвештә кертелгән армреслинг өчен өстәл ир-егетләр һәм үсмерләрнең тыгыз боҗрасы белән уратып алынган иде. Күптән түгел генә популярлык казана башлаган сугышчан кара-каршы алышның катнаш төрләрендә кайнар алышучыларга карап, көчле затларның күзләре янды. Һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп өлеше - бөтен сабантуйчылар яраткан милли көрәшебез! Алыш ике келәмдә барды. Беренчесендә бер-берсен калак сөякләренә яңа гына көрәшә башлаучылар егып салса, икенчесендә исә каршы якны билбаулар белән эләктереп, авыр үлчәүле көрәшчеләр көч сынашырга чыкты. Үзләрен аямыйча көрәштеләр, чөнки җиңүчене көр сарык тәкәсе генә түгел, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховтан һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевтан 200 мең сумга сертификат та көтеп тора иде. Болар өчен хәлиткеч алышка безнең районнан Димтамак авылы вәкиле Хәмит Миңнуллин һәм уфалы Рөстәм Арсланов чыкты.

2015 ел Сабан туеның абсолют батыры исеменә район кунагы лаек булды. Лаеклы бүләкне тапшырып, безнең яшь көрәшчеләрне милли көрәш осталыгына өйрәткән өчен Рөстәм Нуриев Арслановка рәхмәт белдерде.\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев