Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең кызлары һәр яктан сәләтле

Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең Подгорный авылында Наилә Хөснетдинова рәислегендә район хатын-кызлар советы семинары узды

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Өй хатын-кыз дөньясының чиге түгел, ә яшәү үзәге булырга тиеш -  район хатын-кызлары бүген әнә шундый шигарь белән яши һәм эшли. Әлеге проектны район хатын-кызлар советы башлап җибәрде һәм аны беренчел хатын-кызлар оешмалары теләп дәвам итте. Ягъни, очрашулар һәм чаралар барышында, районда хатын-кызлар хәрәкәтенең актив эшчәнлек алып баруына тагын бер кат ышанасың. Ризидә Әхтәмова җитәкчелегендә эшләүче Подгорный хатын-кызлары да үзләренең оешканлыгын, бердәм булуларын тулысынча күрсәтте. Авыл хатын- кызлары һәрьяклап талантлы. Хәер, сәхнәдә чыгыш ясый белү – күпкырлы хатын-кызлар берләшмәсенең бер сыйфаты гына. Әхтәмова сүзләренчә, авылның әлеге хатын-кызлары сквердагы карны чистартуда да, авыл җирлегендә тәртип урнаштыру буенча өмәләрдә дә теләп катнаша. Семинарда әйтелгәнчә, Подгорный кызларының әлеге җитезлегеннән һәм бердәмлегеннән башка башлангыч оешмалар үрнәк алырлык һәм алар үрнәк алырга тиеш тә.

Чара авыл осталарының һәм иҗади шәхесләрнең осталык дәреләреннән башланып китте. Любовь Әхмәтшина үзенең гаҗәеп соклангыч бәйләнгән әйберләрен тәкъдим итте. Өстәвенә, ул әле искиткеч матур итеп җырлый да икән. Кипкән үләннәр белән тулы янәшәдәге өстәл яныннан шулкадәр тәмле хуш ис аңкый. Бу эш белән күп балалы әни, гаилә кыйммәтләрен саклап яшәүче Әлфия Гәрәйшина шөгыльләнә икән. Лилия Баталова исә шәхси ярдәмче хуҗалык белән мәшгуль булуына һәм фельдшер булып эшләвенә карамастан, үзен киң күңелле хатын-кыз буларак танытты. Ул җиңел башкарылучы, әмма нәтиҗәле сулыш гимнастикасы буенча күнегүләр ясарга өйрәтте. Нурия Кәримова сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең шигырен сөйләде. Кыскасы, осталык дәресләре зур теләк, аны янәшәдәгеләр белән бүлешәсе килү, күңелгә рәхәтлек бирүче әлеге һөнәрләргә өйрәтү теләге белән сугарылган иде.

Сәхнәдән яңгыраган җыр-моңнар, ягъни гади авыл хатын-кызларының гадәти булмаган талантларын тәкъдим итү югары дәрәҗәдә узды. Аларның һәркайсының өйләрендә көнкүреш эшләре, вак-төяк мәшәкатьләре бихисап булса да, чыгышларга әзерләнү, үзара аралашу, нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен һәрвакыт табалар. Үзегез уйлап карагыз, менә Эльвира Гыйләҗетдинова башкаруындагы керәшен биюе. Үзешчән биюче нәфис, нәзакәтле хәрәкәтләр белән керәшен халкының үзенчәлеген ачып бирде. Залга җыелучылар алкышларын кызганмады. Авылның «Кәкре көзге» театр коллективы чыгышын да яратып кабул иттеләр. Спектакль бүгенге көннәрне – мобилизациягә алынучыларны озату, алар белән саубуллашу мизгелләрен чагылдырды. Тамашачылар алдында тулы бер театральләштерелгән тамаша башланды. Солдат киемнәре, пилоткалар кигән һәм кулларына зур чемоданнар (белмим, аларны каян таптылар икән?!) тоткан кызлар кырыгынчы елларның иң танылган җырларын башкарды. "Синий платочек", "Смуглянка" җырлары кемгә генә таныш түгел икән? Афәрин, комсомоллар, булдырдыгыз! Чыгышлар, әлбәттә, залдагыларның күңел кылларын тибрәтте, күпләрнең күзендә яшь тамчысы чагылды.

- Хатын-кыз - хатын, хатын-кыз - ана, гаилә учагын саклаучы һәм фидакарь хезмәт сөюче. Нинди генә эшкә алынсаң да, син аларны башкарып чыгасың. Каян шулкадәр көч табасың икән? Без сезгә, кадерле хатын-кызлар, нәкъ менә көчле булуыгызны телибез. Бөтен киртәләрне, барлык кыенлыкларны җиңәр, төрле бәла-казалардан котылу өчен... Әмма һәрчак хатын-кыз булып калыгыз. Нәфис, назлы, әмма баш хәрефләр белән язардай хатын-кыз булып! - Алып баручы сәхнәдән әнә шулай дип мөрәҗәгать итте.

Семинар эшенә район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова йомгак ясады. Үз чыгышында ул дәүләт өндәмәсе астында эшләүче әлеге иҗтимагый оешмага нигез салыну тарихына тукталды. Аның максатлары һәм бурычлары ачык – җәмгыятьтә хатын-кызның ролен күтәрү, кешелекнең гүзәл яртысының үзаңын ныгыту, аларның мөһим булган хәл итәсе мәсьәләләрен чишүдә булышлык күрсәтү. Наилә Хөснетдинова Подгорный хатын-кызларының һәм күпчелек беренчел хатын-кызлар оешмаларының җирле хакимият, бүлек һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлегенең тиешле дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклады. Ул шулай ук үз даирәләренә яшьләрне дә кертү кирәклеген белдерде.

Чара ахырында, гадәттәгечә, барысын да сый-нигъмәтле өстәл көтә иде. Семинарда катнашучылар төрледән-төрле бәлешләр, коймаклар, чәк-чәк һәм башка тәм-томнар белән тулы чәй табынын лаеклы бәяләде. Бу күркәм чара хатын-кыз дөньясының өй диварлары белән генә чикләнмәвен, аның күпкә киңрәк булуын тагын бер кат дәлилләде. Һәм бу шулай да. Күңеле ачык хатын-кыз ачылган чәчәк таҗларыдай нәфис һәм мөлаем. Әгәр аны "йодрык"ка кысып тотсаң, бу гүзәл заттан нәрсә калачак соң? Ниндидер бер эз генә, шулай бит?

 

Наилә Хөснетдинова, район хатын-кызлар советы рәисе:

- «Өй хатын-кыз дөньясының чиге түгел, ә үзәге булырга тиеш» проекты кысаларында хатын-кызларның барлык башлангыч оешмалары да диярлек уңышлы эшли. Ютазы районы хатын-кызларының әйтер сүзе, күрсәтер эше бар. Көчсез дип санаган хатын-кызларның никадәр көчле рухлы булуы беркемдә дә шик тудырмый. Алар җирлекләрдәге барлык башлангычларның алдында бара, аларга ышаналар, алар артыннан иярәләр.

 

 

Елмаеп алыйк әле

"Ир-ат хатын-кызга көчсезлеген күрсәтү өчен кирәк, чөнки ул болай да көчле»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев