Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөгелмәдәге балаларны гаиләгә урнаштыру белгечләре Урыссуда күчмә утырыш уздырдылар

Күптән түгел район мәдәният йортында тәрбиягә бала алган гаиләләр һәм район педагоглары өчен районның опека һәм попечительлек органы тарафыннан оештырылган күчмә утырыш узды.

Бу көнне Бөгелмәдәге әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру белгечләре һәм үз өсләренә шундый балалар тәрбияләү җаваплылыгы алган гаиләләр арасында конструктив сөйләшү узды. Опека һәм попечительлек органы начальнигы Сергей Абрамов, район кунаклары белән таныштырганнан соң, утырыш эшен ачып җибәрде. Әти-әниләр һәм тәрбиягә алынган балаларның үзара нәтиҗәле мөнәсәбәтләр кору ысуллары турында ачык, аңлаешлы формада психолог, юрист, тәрбиягә бала алучы гаиләләрнең консультатив төркеме вәкиле сөйләделәр. Аерым алганда, сүз бала турында кайгыртучанлыкны таләпләр һәм чикләүләр формасында гына түгел, эмоциональ ярдәм, җылы мөнәсәбәт, аның тормышына карата ихлас кызыксыну төрендә чагылдыру мөһимлеге турында барды.

- Бала белән аралашканда, өйрәтү, түбәнсетү тоны өстенлек итәргә тиеш түгел. Беркайчан да андый баланы башка кешеләр янында тәнкыйтьләмәгез. Таләпләр һәм кагыйдәләр яхшы дәлилләнгән һәм балага аңлаешлы булырга тиеш. Җәза бирү эзлекле булырга, сүзләрдә генә калмаска тиеш. Куркытуларга юл куймагыз. Баланың гамәлләренә генә мөнәсәбәт күрсәтегез, бала шәхесенә түгел. Әйтик, "син тупас" түгел, ә син тупас кыландың" - дип әйтегез, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында үзәкнең педагог-психологы Анастасия Колесникова.

Опекунлыкка алынган балаларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән консультатив төркем вәкиле, тәрбиягә балалар алучы әти, рухани Павел Звегинцев уртаклашты. Әйтик, ул күп балалы гаилә башлыгы, тәрбиягә алынган балалардан тыш, аның үзенең биш баласы бар. Чыгыш ясаучы опекунлыкка бала алган әти-әниләрнең игътибарын ата-ана һәм андый бала арасында үзара мөнәсәбәттә кызгану түгел, мәхәббәт өстенлек итәргә тиешлегенә юнәлтте. Аның фикере буенча, иртә әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар үзләрен кызгандыра башлый. Һәм алар тиз генә җәлләүләрне кабул итәргә һәм моның белән өлкәннәр акылына тәэсир итәргә керешә. Баланың тулы кыйммәтле үсеше өчен бу начар һәм зарарлы инструмент, дип саный Звегинцев.

- Алар нәрсәгә дә булса акча кирәксә, кызгандырырга керешә: янәсе, сезгә дәүләт түли бит. Шуңа күрә аңа коммуналь хезмәтләр өчен түләп кайтуын сорау, мәктәптә чәй эчү өчен бисквитны үзең пешерү файдалы булуын аңлату артык булмас. Кибеткә бисквит өчен кирәкле ингредиентларны алырга барса, аларның ике яки өч бисквитка җитүен аңлаячак ул. Әгәр мин үз улымны яратам һәм аның ялкау булып үсмәвен телим икән (бу сыйфатның аның физик һәм рухи үсешенә булышлык итмәвен аңлыйм) һәм аны гаилә эшләре процессына җәлеп итәм. Һәр гаилә әгъзасының үз бурычлары бар: кемдер кар көри, кемдер идән юа һәм башкалар. Ул вакытта ни өчен тәрбиягә кабул ителгән бала көченнән килгән хезмәттән һәм галәдә кабул ителгән кагыйдәләрдән читтә калырга тиеш? Минем аны яратуым миңа аны кызганырга, аның язмышын "сындырырга" мөмкинлек бирми. Чөнки ул иртәме, соңмы мөстәкыйль юлга басачак, җәмгыятьтә "кайный" башлаячак. Аның өлкәннәр дөньясына нинди багаж, нинди күнекмәләр, белемнәр белән аяк басуы күп очракта әти-әниләргә бәйле. Тәрбиягә алынган баланың мәхәббәтегезне һәм түземлелегезне аңлавын һәм моның өчен рәхмәт сүзләре көтмәгез. Мәңгелек гаилә кыйммәтләрен аңлау соңрак килер һәм һичшиксез килер, - дип сүзен тәмамлады Павел Звегинцев.

Семинар барышында залдагыларның сорауларына җавап бирелде, өлкәннәр һәм балаларның конструктив аралашуына юнәлтелгән тренинг үткәрелде. Әйтик, теге яки бу проблемаларны хәл иткәндә, әти-әниләр "мин", "миңа" сүзләренә басым ясарга тиешләр - "Миңа бүлмәнең җыештырылмаган булуы ошамый", "Мин синең өчен борчылам, шуңа күрә сиңа өйгә соң кайтырга рөхсәт итә алмыйм"... Моннан тыш, үзәк белгечләре Урыссудагы 2 санлы мәктәптә педагоглар өчен өйрәтү семинары уздырды, шулай ук райондагы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең берсендә булдылар.

Ахырда тәрбиягә бала алган әти-әниләргә таратылган мәгълүмати буклеттан цитата китерәм. Анда, аерым алганда, түбәндәгеләр әйтелгән: "Гаилә - ул кечкенә ил, анда ата - президент, ана - гаиләнең финанс, сәламәтлек, мәдәният, гадәттән тыш хәлләр министры. Бала исә - даими рәвештә нәрсәдер таләп иткән, канәгатьсезлек белдергән һәм забастовкалар оештырган халык". Кыскасы, гаилә - ул күп кырлы өлкәннәр һәм балалар дөньясы.

Сүз уңаеннан. Районда опекага һәм попечительлеккә алынган 91 бала бар, шулардан 17 бала - аларны тәрбиягә алган ун гаиләдә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев