Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Кәрәкәшле авылында инвалидлар көненә багышланган кичә үткәрелде

3.12.2015 көнне Кәрәкәшле мәдәният йортында инвалидлар көненә багышланган " Шәфкатьлерәк булыйк, кешеләр!" дип аталган кичә үткәрелде.

Килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәреев бәйрәм белән котлады. Ривиль Салимшин үзенең "Чабата" шигырен укыды һәм изге теләкләрен юллады. Ләйсән Зарипова башкарган матур җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Бәйрәм кызыклы уеннар белән дәвам итте. Ярышларда катнашып, Вәсилә Шакурова һәм Миләүшә Мухтарова татар биюен, Илмира Дәминова "Җидегән чишмә" җырын, Әлфия Шадрова чегән биюен башкардылар. Күңелле очрашу түгәрәк өстәл янында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов