Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Биек-Тау авылында гомер итүче Зөлхирә Гатаулла кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген котлаулар кабул итә.

Биек-Тау авылында гомер итүче Зөлхирә Гатаулла кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген котлаулар кабул итә. Зөлхирә ханым Садыйкованың йорты иртәдән үк кунаклар белән тулы иде. Дәртле, аралашучан, шат күңелле хуҗабикәне шундый олы юбилее белән туганнары һәм оныклары гына түгел, ә күп кенә авылдашлары да тәбрик итәргә теләгән. Ятимлек,...

Биек-Тау авылында гомер итүче Зөлхирә Гатаулла кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүген котлаулар кабул итә.

Зөлхирә ханым Садыйкованың йорты иртәдән үк кунаклар белән тулы иде. Дәртле, аралашучан, шат күңелле хуҗабикәне шундый олы юбилее белән туганнары һәм оныклары гына түгел, ә күп кенә авылдашлары да тәбрик итәргә теләгән. Ятимлек, Бөек Ватан сугышы елларында урман кисү һәм торф чыгарудагы авыр эшләргә, агымдагы елда бердәнбер кызын, киявен югалту ачысына да карамастан, Зөлхирә Гатаулла кызы мәһабәт гәүдәсен һәм тере акылын саклап кала алган. Ул яшьлектә авыр язмышын бүлешкән якын дусларының исемнәрен хәтерли, бүгенге көнгә кадәр авылда үз тормышын үзе көтә.

Зөлхирә Гатаулла кызына район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, районның ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева һәм беренчел ветераннар оешмасы вәкилләре дә җылы, ихлас котлауларын тапшырды. Бүләкләр белән бергә ул Россия Президенты Владимир Путинның да котлау телеграммасын кабул итте.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев