Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозлавыклы юл лихачларны яратмый

Бүген Урыссу - Октябрьский юлында авария булды.

Район ЮХИДИ бүлегенә иртәнге сигез тулып 20 минутлар киткәч, Урыссу - Октябрьский юлының өченче чакрымында юл-транспорт вакыйгасы булуы турында хәбәр килеп ирешә. Авария булган урынга барып җиткән автоинспекторлар юл читенә төшеп капланган Лада Гранта автомобиленә тап була.

- Руль артында утырган 1980 елгы хатын-кыз, юлда бозлавык булуга карамастан, тизлек режимын боза һәм автомобиль белән идарә итүне югалта. Нәтиҗәдә ул юл читенә төшеп китә һәм каплана. Тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче һәм аның пассажиры хастаханәгә озатылды, - дип вакыйга урыныннан хәбәр итте ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Радик Гыйлаҗев.

Көн саен һава торышы үзгәреп торган мәлдә, үзеңнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймыйча, кичекмәстән машиналарының җәйге көпчәкләрен кышкыга алмаштыру күпкә хәерлерәк. Район автоинспекторлары автотранспорт руле артына утыручыларны тагын бер кат игътибарлы булырга, юлдагы вәзгыятьне анализлап, техника белән идарә иткәндә зур сакчыллык күрсәтергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев