Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әбсәләм авылы үзешчәннәре Татарстан сәхнәләрен яулауны дәвам итә

Күптән түгел “Сердәш” халык фольклор ансамбле солистлары Венера Фәләхова, Диләрә Йосыпова, Гөлүсә Гарифуллина, Наил Зыязиев, Илсөяр Шакирова, Нәзилә Зарипова, Рәзинә Гафиятуллина, Нәфисә Шәңгәрәева һәм Зөлфия Рәхмәтуллина Бөгелмә шәһәрендә узган татар халкының сөекле җырчысы Илһам Шакировның якты истәлегенә багышланган төбәкара фестивальдә катнашты.

. Концертмейстер Фәнис Нәбиуллинга кушылып җырлаган иҗат коллективы җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина беренче, Нәфисә Шәңгәрәева икенче дәрәҗә лауреты була. Наил Зыязиев тамашачының мәхәббәтен яулый һәм махсус призга лаек була. Калган катшучылар фестиваль дипломнары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнә.

Берничә көннән Әбсәләм авылы артистлары Изге Болгар җиренә юл тотты. Болгар музей-тыюлыгы оешуга илле ел тулу уңаеннан оештырылган “Болгар кунаклары” үзешчән халык иҗаты фестивалендә актив катнашкан “Сердәш” ансамбле югары һөнәрманлыгы өчен чараны оештыручыларның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев