Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әбсәләм авылыннан Саимә Мостафинага бүген 90 яшь тулды

Бүген Әбсәләм авылында яшәүче Саимә Мостафина 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Саимә апа 1929 елның 28 декабрендә Әбсәләм авылында  күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Сугыш башланганда аңа нибары унбер яшь була. Сугыш чорының башка балалары кебек үк, ул да колхоз эшләрендә катнаша: күрше апалары белән бергә көлтә бәйли, суктыра, ура, утау утый.

Сугыш тәмамлангач юбилярыбыз Ташкент якларына чыгып китә. Анда тимер юлында төрле эшләрдә эшли. Чит илдә ул 1959 елга кадәр яши.  Тиздән ул туган якларына әйләнеп кайта. Унбер ел буе Туймазынефтьтә оператор булып, соңрак Әпсәләм спирт базасында каравылчы булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Шайхрази белән ике кыз һәм бер малайга гомер бүләк итә ул.

Бүген әлеге истәлекле көне уңаеннан аны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Ютазы районының ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Әбсәләм авылы җирлеге һәм җирле ветераннар советы тәбрик итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев