Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әбсәләмле Наҗия Мәсгут кызы Галимовага – 90 яшь

Тумышы белән башкорт иленнән булып, гомеренең шактый өлешен Әбсәләм авылында уздырган хезмәт ветерны Наҗия апа Галимовага бүген 90 яшь тулды.

Ишле гаиләдә өлкән бала булып туа ул. Иртә таңнан алып караңгы кичкә кадәр эштә булган әниләрен алмаштырып, эне һәм сеңелләренә куз-колак булырга туры килгән кызның үзенә дә 12 яшендә фермага,  сыер саварга барырга туры килә. 1956 елда ул Әбсәләм авылы егетенә кияүгә чыга. Кырык ел аның белән гомер итеп, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Наҗия әби бик яшьли әнисен югалткан оныгын да күз карасыдай карап үстерә. Бүген ул шул балаларының, оныкларынң кадерле әнисе һәм әбисе булып дөнья көтә. 
Хезмәт ветераны Наҗия Мәсгут кызы Галимованы олуг юбилее белән район муниципалитеты, Әбсәләм авыл җирлеге һәм башлангыч ветераннар оешмасы вәкилләре, балалары һәм якыннары тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да котлау хаты кабул итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев