Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтендөнья сыйфат көне

Шушы көннәрдә - 2020 елның 9 ноябреннән 15 ноябренә кадәр - «Кулланучылар кыйммәтен булдыру» девизы астында сыйфат атнасы уза

Сыйфат көне ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Аның инициаторлары булып, Европа сыйфат оешмасы – ЕСО, Берләшкән Милләтләр оешмасы тора.

Әлеге көн - кулланучылар кыйммәтен булдыру һәм үстерү белән кызыксынучы белгечләргә, командаларга һәм предприятиеләргә игътибар җәлеп итү өчен бер сәбәп. Максаты - продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең югары сыйфатын күтәрү, шулай ук дөньяның әйдәп баручы илләре икътисадында өстенлекле проблемаларның берсе буларак сыйфат проблемасына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру. Сыйфат төшенчәсе хәзерге заман цивилизациясе байлыклары, тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән, ә бу әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлыгы да.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат көненә һәм Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар үткәрә, алар Татарстан Республикасы кулланучылар базарында сатыла торган товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев