Бүген - Халыкара тәмәкедән баш турту көне
Бу көннең максаты – киң җәмәгатьчелекнең игътибарын тәмәке тартуның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүенә җәлеп итү.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында хәбәр итүләренчә, бүгенге эш көне поликлиникада пациентлар белән тәмәке тартуның зыяны турында аңлату эше алып барудан башланган. Кызганычка, Ютазы районында тәмәке тартучылар саны елдан-ел арта бара. Кибет киштәләрендә электрон тәмәке барлыкка килүе тартучыларның яшен күпкә яшәртте. Вейп кулланган балаларны хәзер урамда еш очратырга була. Тәмәке тартучы кызлар исә аеруча борчуга сала.
- Үсеп килүче буын арасында тәмәкегә бәйлелекне кисәтү максатында, яшүсмерләр һәм армиягә чакырылу яшенә җиткән егетләр белән
әңгәмәләр корабыз. Тәмәке тартуның зыяны турында Урыссуның 2 санлы мәктәбе укучылары алдында лекция белән чыктык, - дип белдерде наркология кабинеты шәфкать туташы Фәйрүзә Камалетдинова.
Ни өчен тәмәке тарту куркыныч?
- тәмәке составына керүче никотин бәйлелек тудыра;
- тәмәке тарту - яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының сәбәбе;
- тәмәке тарту - йөклелекнең өзелүенә, яралгы үсешенең бозылуына китерергә мөмкин һәм башкалар.
Пассив тәмәке куллану тагын да аянычрак. Өлкәннәр инсульт, үпкә яман шеше, йөрәк авыруларына дучар булса, балалар тагын да яманрак хәлләргә тарырга мөмкин. Алар – кинәттән бала үлеме синдромы, сулыш юллары инфекциясе, отит, астма, даими ютәл, үпкәләрнең акрын үсеше, дип кисәтә Урыссу үзәк район хастаханәсе белгечләре.
Тәмәке тартуны никадәр иртәрәк ташласаң, тәмәке тарту белән бәйле үлем куркынычы шуның кадәр тизрәк кимиячәк.
Источник:https://vk.com/urussucrb
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев