Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен чара уздырганнар

1 декабрь көнне Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбе коллективы Авыл мәдәният йортында "Шәфкатьлелек бизи кешене"дип аталган хәйрия чарасы үткәрде.

"Шәфкатьле булу кешегә иң кирәкле сыйфат. Балаларга кешеләрнең зарына һәрвакытта колак сала белергә, тирә - юньдәгеләргә игътибарлы булырга, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер торырга, башкаларга булыша алуга сөенеп яшәргә өйрәнергә кирәк. Бүгенге чарабызда бергәләп балалар күңеленә шәфкатьлелек орлыклары салыйк. Әгәр аның орлыклары уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без бик шат булырбыз. Җирдә яшәү шул дәрәҗәдә гүзәл , кеше дигән олы исемне йөртү - бәхет, дөнья-матур, бер-береңә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәүгә ни җитә..." дип, чараны башлап, педагог-оештыручы Дәүләтханова Рәмзия Минебай кызы тамашачыларга мөрәҗәгать итте.


Кичә барышында ата-аналар һәм балалар тарафыннан әзерләнгән ярминкә гөрләде, җыр -биюләр тамашачыларны сокландырды, яшь сәхнә осталары башкарган театраль күренешләр көчле алкышларга күмелде. Галеева Миләүшә Мәүли кызы туганы Марат Рәшитовның шигъри сәламен авылдашларга җиткерде.

Абдуллина Гөлшат Фарваз кызы җитәкчелегендәге "SMS-дети" төркеме тамашачыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга өндәде.
Бу чара юкка гына "шәфкатьлелек бизи кешене" дип аталмады, чөнки бу чарадан җыелган акчалар инвалид балаларга ярдәм итү өчен тотылачак.


Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Барыбыз да бу сүзләрне истә калдырыйк, hәркөн игелекле гамәлләр кылыйк, изге эшләр башкарыйк, кешеләргә миhербанлы, шәфкатьле булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев