Бәйрәкә авылы халкы - шигырь бәйрәмендә
Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайнының туган көне уңаеннан Бәйрәкә авылы китапханәсендә мәдәни хезмәткәрләр шигырь бәйрәме уздырган.
Күмәк көч белән корылган чәй табыны артында авыл шагыйрьләре Саҗ Гомар, Гөлсинә Хәмидуллина, Зөлфия Ямаева үз иҗат җимешләре – берсеннән-берсе матур шигырьләрен укыдыган, Миләүшә Галиева энесе Марат Рашитовның, ерак Себер якларында яшәп, сагыш белән сугарылган шигырьләрен, Әлфия Хаҗиева кодасы Әкътәс Зариповның үз язмышы – туган авылы Бәйрәкә белән бәйлелекне чагылдырган шигырьләрен сөйләгән.
- Аларның һәркайсының үз язу стиле, үз аһаңе бар. Авторы язылмаса да, шигъри юлларның беренче җөмләсе генә дә тамашачыга барып ирешү белән кемнеке икәнен аңлап була торган үз нотасы бар.
Авылыбыз шагыйрьләре бәйрәмнән киләчәктә тагын да тирән эчтәлекле әсәрләр иҗат итү теләге белән таралышты. Ә шагыйрьләребез чыннан да бик сәләтле безнең, - дип тәэсирләре белән уртаклашкан Зәйтүнә Ямаева.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев