Бәйрәкә авылында өмәләр киңәш-табыштан башланган
Бәйрәкә авыл җирлеге һәм “АгроМир” җәмгыяте җитәкчелеге санитар икеайлыкны киңәш-табыш корудан башлый
Сүз, асылда, региональ юл буенда урнашкан һәм ташландык хәлгә җитеп, авылның ямен җибәреп торучы бер йорт ихатасын тәртипкә салу турында бара.
Апрель аенда узган беренче өмәдә үк 15 кеше катнаша, алар әлеге йорт-җирнең тузган ихатасын сүтә һәм карт агачларын кисә. Өмәчеләрне техника белән Расыйх Мөхәметдинов тәэмин итә. Алдан килешү буенча “АгроМир” җәмгыяте әлеге территорияне яңабаштан ихаталап алырга тиеш.
Бәйрәкә авылында уза торган өмәләрдә авылның бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә активлык күрсәтә. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, почта бүлеге, хастаханә вәкилләре белән беррәттән өмәгә чыккан “АгроМир” җәмгыяте эшчеләре үз учреждениеләре тирә-ягын тәртипкә салды һәм бордюрларны акшарлаган. Бәйрәкәлеләр узган якшәмбе иртәсендә дә ял итәргә ашыкмаган – бу көнне авыл зиратларның берсендә өмә узган. Изге йортны карт агачлардан азат итүдә 30 кеше катнашкан. Моннан тыш, авылда әле тагын дүрт зират бар.
Ильмира ГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев