Бәйрәкә авылыннан Насыйровларның – алтын туйлары
Рәйсә һәм Наил Насыйровларның гаилә корып яши башлауларна декабрь аенда илле ел тулды.
- Ул көн күз ачкысыз бураны белән атты. Юл күренмәслек иртәдә җиде сәгатьтә үк ишек какмасыннармы? Менә шулай иртүк Наил үзенең абыйсы һәм җиңгәсе белән минем арттан килеп җиткән булып чыкты, - дип көлә-көлә искә алалар ярты гасыр элек булган вакыйгаларны ирле-хатынлы Насыйровлар.
Ел ярым ике арада мәхәббәт теле белән язылган хатлар йөри. Хәрби хезмәттән кайткан Наил Рәйсәнең кулын икенче тапкыр сорап баргач кына, өлкәннәр үз хәер-фатихасын бирә. 1968 елның декабрендә Бәйрәкә авылында яшь Насыйровлар гаиләсе туа. 1969 елның 1 гыйнварында яңа нигезгә – алты почмаклы җыйнак йортка килен булып төшкән Рәйсә гаиләдә унынчы кеше була. Ул көнне туй мәҗлесенә җыелган күп санлы кунакларга сый-хөрмәт күрсәтер өчен яшь киленгә сигез бәлеш әзреләп, мичкә куярга туры килә. Шул рәвешле ул сынау уза...
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев