Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәкә балалар бакчасы 2021 елда районыбыз һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан зур бүләкләр белән бүләкләнде

Ел нәтиҗәләре буенча Ютазы районының иң яхшы балалар бакчасы диеп танылды һәм укытучыларның август киңәшмәсендә “Ел бакчасы -2021” дипломы тапшырылды.

 

2021 ел  "Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы" дип игълан ителде һәм Татарстанның Мәгариф министрыгы тарафыннан муниципаль мәктәпкәчә балалар бакчалары өчен грант оту мөмкинлеге бирелде. Һәм нихаять зур шатлык, Бәйрәкә балалар бакчасы җиңүче диеп табылды.                                                                                                                                                                                                                                         2004 елда  капиталь ремонттан соң ачылган балалар бакчасында тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар,-ди балалар бакчасы мөдире Фатхиева Гөлназ Нил кызы. Шушы 17 ел дәвамында Бәйрәкә балалар бакчасы инде өченче тапкыр “Ел бакчасы” исемен алды. Мәгариф министрлыгы грантын отуга без әле беренче тапкыр ирештек. Соңгысы да булмас диеп өметләнәбез. Бу җиңүләргә ирешү өчен әллә ни эш тә эшләнмәгән кебек.Һәр көн, елдан-ел, коллективның,әти-әниләрнең әлбәттә балаларның тырышып эшләнгән эш нәтиҗәләре бу. Сау-сәламәт балалар тәрбияләү,татар халкын милләт буларак саклап кала, үстерә алырдай, туган телен югалтмаган балалар үстерү ─ безнең төп бурычыбыз. Шушы максаттан балаларда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләү, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтәбез. Безнең эшләгән эшләребез җимешләрен бирсен иде. Элбәттә Мәгариф министрлыгының грант акчасы шушуы максатларга ирешү өчен куланылычак. Балалар җакчасы тагын да матурырланачак,заманча җиһазландырылачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев