Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә җирендә - ямьле Сабантуй

Авылларда һәм район үзәгендә Сабантуйлары гөрләде - кашыклардан меңләгән йомырка төшеп ватылды, йөзләгән чүлмәкләр челпәрәмә килде, дистәләгән кәкре мөгезле тәкәләр батырлар иңенә менеп урнашты...

Сабан туеның төп йолаларына керешкәнче, Бәйрәкә авылы халкы үз елъязмасы битләренә тагын бер тарихи вакыйганы теркәде. Бәйрәм иртәсен алар күңелле, шул ук вакытта тирән әһәмиятле чарадан - Салкын чишмәне ачудан башлады.

...Октябрь инкыйлабына кадәр Бәйрәкә авылының икътисадый, иҗтимагый һәм дини тормышы үзәгендә торган Гобәйдуллиннар нәселе Яман-Урда чокырыннан алып Чәкән чигенә кадәр җирләрнең хуҗасы да булган. Бүген авыл кешесе җыела торган Сабантуй бәйрәме уза торган агачлыкта аларның умарталыгы, ә умарталык артындагы басуда аларның җәйге утарлары урнашкан. Фаразларга караганда, Гобәйдуллиннар үзләре тапкан су чыганагына суга йөргән... "Моннан йөзләгән еллар элек булган вакыйгаларның шаһиты булып, җир астыннан бүген дә, яшәргә теләгәндәй, ургылып агучы су чыганагы авылдашларыбызның тагын бер яраткан урынына әверелер дип ышанасы килә", - дип үз чыгышында билгеләп узган авыл тарихчысы Әлфия Хаҗиеваның сүзләрендә бернинди дә икеләнү булырга тиеш түгел. Текә яр буенда урнашкан Салкын чишмәне быел "АгроМир" җәмгыяте бик кыска вакыт эчендә төзекләндерә. Тирә-ягы ихаталанып алынган, агачлар утыртылган су чыганагына төшеп менер өчен уңайлы баскычлар урнаштырылган, ташып агучы улак суы җыйнак итеп эшләнгән буага коела. Чишмә территориясендә тирихи экспонат итеп су чыганагының беренче бурасыннан табылган бүрәнә урнаштырылган. Су алырга техника белән килгән кеше өчен хәтта тукталыш урыны да ясалган.

- Җир йөзендә иң кадерле әйбер - ул су. Ул булганда гына без аның кыйммәтен белмибез. Ә сусауга тилмерү халәтен, мөгаен, башка бернинди хаҗәт белән дә чагыштыру мөмкин түгелдер, - дип ассызыклап узган агроколлектив җитәкчесе Сирин Галиев, бер миллион сумга якын акча чыгарып төзекләндерү эшендә тырыш хезмәт күрсәткән төзүчеләргә премияләр өләште.

"АгроМир" җитәкчелеге ал тасманы кискән чишмә күп санлы кунакларны кабул итте. Аларны тәмле суы белән сыйлады.

Бу вакытта Сабантуй мәйданында бәйрәмне башларга соңгы хәзерлек күрелде. Дәртле йөрәк тибешләрен басарга тырышып бер читтә тройкалар йөри, үз батырын көтеп туры багана төбендә симез тәкә ята, тәпиеннән бәйләп куелган кызыл әтәч тә, бәйрәм буласын тойган кебек, тыпырчынып-тыпырчынып куя...

Авылдашларын Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев, "АгроМир" җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ренат Вәдигуллин сәламләде. Мәйданга җитештерү тармагы алдынгылары -урта звено белгечләре, механизаторлар һәм шоферлар, савымчылар һәм малбагарлар узды. Бәйрәм иртәсендә 86 эшче акчалата премия белән бүләкләнде. Кыр батыры Рамил Касыймов белән алдынгы савымчы Венера Гарифуллина күтәргән бәйрәм флагы, һәркемне - олысын һәм кечесен уен-тамашаларда катнашырга чакырып, җилфер-җилфер килде. Шуны гына көткән кебек түгәрәк эчендә төрле спорт ярышлары, күңел ачулар башланды. Янәшәдәге мәйданда егетләр ат чабышларына әзерләнде. Ерак араларны якын итеп килгән кунаклар арасында башкала артистлары да бар иде - Ринат Вәлиевның иҗат төркеме чыгышын Яр Чаллы каласыннан килгән сәнгать осталары дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев