Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә мәктәбендә татар теле укытучыларының төбәкара семинары узды

Бәйрәкә мәктәбе базасында оештырылган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары "И туган җир! Синдә генә дөньямның көйле гаме" исеме астында узды.

Яңа технологияләр кулланып, балаларга төпле белем һәм рухи тәрбия бирүгә багышланган чара Баулы, Бөгелмә, Әлмәт, Башкортстанның Октябрьский калаларыннан һәм, әлбәттә инде, үзебезнең район мәктәпләреннән килгән укытучыларның Али Хәмидуллинның агачтан кул эшләнмәләре һәм методик күргәзмәләр белән танышуыннан башланды. Соңгыларын районның барлык уку учреждениеләре тәкъдим итте.

Семинарда катнашучыларны Бәйрәкә мәктәбе укучылары һәм аларның директоры Илнур Абдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев, мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, милли мәгариф эшләре буенча методист Светлана Хәбибуллина сәламләделәр, нәтиҗәле эш көне теләделәр. Ә көнне укытучылар төркемләп яисә парлап эшләү формасына нигезләнгән сингапур методикасына корылган гамәли эштән башладылар. Бу ысул балаларны аралашырга, бер-берен ишетергә, башкаларның хатасын табып, төзәтергә өйрәтә, шул ук вакытта үз белемеңне күтәрү мөмкинлеге тудыра.

Төркемнәргә бүленгән укытучылар ачык дәресләргә керделәр, мастер-классларда катнаштылар. Аларны Бәйрәкә мәктәбе укытучылары гына оештырып калмады. Бу эшкә Ютазы, Кече Урыссу, Кәрәкәшле мөгаллимнәре дә җәлеп ителде. Аларның темаларын атап тормыйм, шуны гына билгеләп узам: сыйныфлардан чыккан халыкның йөзендә канәгатьлек хисе балкыды.

Бәйрәкә авылы тарихчысы Әлфия Хаҗиева кунакларны борынгыдан килгән җирлек тарихы белән таныштырды, аның истәлекле урыннарына экскурсия үткәрде. 1700нче еллардан ук билгеле булган мәчетләр, алар каршындагы мәдрәсәләр, 1810 елда төзелеп, дөньяви фәннәр укытуга нигезләнгән Гобәйдуллиннар мәдрәсәсе, гомумән, әлеге нәселнең зыялы шәхесләре, ХIII гасырдан ук сакланган кабер ташлары укытучыларда зур кызыксыну уятты.

Семинарны янәдән балалар чыгышы дәвам итте. "Театр - ул могҗиза" сыйныфтан тыш чарада халкыбыз яратып карый торган "Әлдермештән Әлмәндәр", "Зәңгәр шәл" спектакльләреннән өзекләр тәкъдим иткән укучыларның осталыгына, саф татарча сөйләшә белүләренә сокланган кунаклар тәэсирләрен яшереп кала алмадылар. Алар балаларга матур киләчәк, ә район укытучылары арасында югары категориягә ия булу өстендә эшләүчеләрнең тагын артуын теләделәр. Югарыда әйтелгән сингапур методикасы буенча әзерләнгән "Чыгу өчен билет"ларда да алар семинардан бик күп яңалык һәм кызыклы мәгълүмат туплауларын хәбәр иттеләр. Эш көне башка торак пунктлардан килгән укытучыларга семинарда катнашулары, ә үзебезнең педагогларга әлеге чараны оештырулары турында сертификатлар, методик күргәзмәдә урыннар алган мәктәпләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев