Бәйрәкәдә урам яктыртылышы “ял итә”
Редакциядә телефон шылтырады һәм чыбыкның икенче ягындагы газет укучыбыз түбәндәге сорауны бирде: - Бәйрәкә авылында төнге вакытта караңгы, бөтен урамнарда да урам яктыртылышы юк, бу нәрсә белән бәйле?
- Урамнарда ут булмау - вакытлы күренеш. Яктыртылыш икътисади күзлектән генә өзелмәгән, хәер монысын да инкяр итеп булмый. Эш шунда ки, нинди дә булса ремонт эшләре алып барган вакытта электр баганаларына куелган вакыт релесе өзеклек бирә. Ут "программалаштырылмаган" вакытта, әйтик, тәүлекнең көндезге сәгатьләрендә кабынырга мөмкин. Мәсьәлә август башында хәл ителәчәк, иртәрәк тә булырга мөмкин, урам яктыртылышын тергезәчәкбез. Авыл халкының проблемага аңлы карашта булуларын үтенәбез, - дип җавап бирде Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Фәтхиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев