Бәйрәкәле Инком ага Абдуллин кунаклар кабул итте
Бөек Ватан сугышы елларында Чехословакия, Венгрия, Австрия илләрен узып, җиде ел гомерен Ватан алдындагы уллык бурычын үтәргә багышлаган Инком Нәҗип улы Абдуллинга шушы көннәрдә 93 яшь тулды.
Тумышы белән Азнакай районыннан ул. Әтисе Бөек Ватан сугышы башлану белән дә фронтка чакырталар һәм ул яу кырында башын сала. Алты баласы белән ялгыз торып калган әниләре Бәйрәкә авылына күченеп килә. “Без әниебезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыштык: мәктәптән кайту белән көзләрен кырга ашыктык, кышларын фермада эшләдек”, - дип искә ала балачак елларын карт фронтовик.
1944 елда Абдуллиннар йортына янәдән повестка алып киләләр. Бу юлы 17 яшьлек Инкомны фронтка чакырталар. Көнбатыш фронты составында утлы юлларны элемтәче булып узган Инком ага Абдуллинның истәлекләре бик күп. Алар арасында иптәшләрен югалту ачысы белән дә, Бөек Җиңү иртәсен каршы алу шатлыгы белән дә бәйле хатирәләр бар.
Йөзенче дистәсен ваклауга карамастан, ул бүген дә кызыклы әңгәмәдәш. Бергә көрәшкән иптәшләрен генә түгел, бөек полководецларны да бик яхшы хәтерли ул. Инком ага узган еллар истәлекләре белән генә яшәми, ул бүгенге тормыш вакыйгалары белән дә кызыксына, күзләре начар күрүгә, колаклары катылануга карамастан, ул әле дә булса бик күп укый. Аның бүлмәсендә төрле темаларга иҗат ителә торган вакытлы матбугат басмалары өстәл тутырып ята. Әлеге тормыш җанлыклы ветеран балалары тәрбиясендә яши.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак ордены иясе Инком Нәҗип улы Абдуллинны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина тәбрик итте. Үзенә булган кадер-хөрмәттән канәгать калган ил агасы Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеенда янәдән очрашырга вәгъдә итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев