Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәле Насих ага Вәлиевка – 90 яшь

1987 елда малларны ясалма орлыкландыру буенча Советлар Союзында беренче урынга чыгып, Мәскәүдән “Москвич” автомобиленә утырып кайткан Насих Насыйр улы Вәлиев белән авылдашлары бүген дә горурланып яши.

Хуҗалыкта ясалма орлыкландыру процессын тергезгән һәм шуның буенча даими шөгыльләнгән белгечнең һәр йөз баш сыердан 114 баш бозауга кадәр алган еллары булган. Күкрәген Мактау билгесе ордены, Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләре бизүче хезмәт ветераны тормыш иптәше, заманында алдынгы савымчы булган Рәисә апа белән ярты гасырдан артык гомер кичерләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Насих ага улы Нәсим һәм аның гаиләсе тәрбиясендә яши.

Хезмәт ветераны Насих Насыйр улы Вәлиевны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина, башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Әлфия Хаҗиева, “АгроМир” җәмгыяте вәкилләре, элекке хезмәттәшләре тәбрик итте. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да адреслы котлау хаты кабул итеп алган Насих аганың үзенә карата шундый зур хөрмәт күрсәтүләреннән күңеле тулды, күзләрендә шатлык яшьләре балкыды.

Ильмира ГАЛИЕВА     

 автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев