Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәйрәкәтамак авыл халкына су хаҗәт

Кичә Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә яшәүчеләр белән узган җыенда Бәйрәкәтамак авылында эчәргә яраклы суның булмавы – көн кадагына куелды.

Аяз Шафигуллин халыкка “Чиста су” республика программасы буенча киләсе елда үзәк су линиясе салырга вәгъдә итте. Ә Подгорный бистәсендәге өч урамга су торбаларын салып бетерүне муниципалитет көче белән башкарырга ышандырды.

Бәйрәкәтамак авылы пенсионерлары ФАП эшләмәүгә зарланды. Чыннан да республика программасы буенча моннан берничә ел элек кенә төзелгән медицина пункты бүген ябык тора. Эшләргә кеше юк.

Көрәш-Бүләк авылы халкы үз чишмәләренә бертуктамый килә торган чит машиналар аркасында юлларның тузып бетүенә борчылды. Алар авыл клубына су һәм телефон кертүдә, авыл үзәгендә балалар уен мәйданчыгы урнаштыруда ярдәм сорады. Шәхси ярдәмче хуҗалык белән яши торган кешеләр район дәүләт ветеринария берләшмәсе даруханәсенең киштәләрнең буш булуына карата ризасызлык белдерде.

Подгорный бистәсе гражданнары юл буйларының озак вакытлар чабылмавына, урамнарда һәм ихаталарда карт агачларның артык күп булуына зарланды. Алар күп балалы гаиләләргә бирелә торган участокларда коммуникация уңайлыклары ясау ихтималы белән кызыксынды.

Аяз Шафиуллин халыкны борчый торган, әйтергә кирәк, күп сандагы сорауларның барысын да каләм очына алды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев