Бәйрәкәтамак җирлегендә су тәмле
Быел Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләк авылларында чишмәләрне төзекләндерү буенча авыл халкы җиң сызганып эшләгән.
Моңлы тавышы белән генә түгел, балта остасы булуы белән дә авылдашлары күңелендә яшәүче Миннур Гарипов кайчандыр бурасын үз кулы белән ясаган чишмәдә быел бәйрәкәтамаклылар өмә уздырган. "Миннур" чишмәсенең ихатасы, өстәл-эскәмияләре, башка инвентаре яңартылган. Көрәш-Бүләк авылындагы "Закуан" чишмәсен дә халык үзара салым хисабына һәм үз көче белән ремонтлаган. Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әглиева сүзләренә караганда, ике чишмә суына да химик анализ ясалган. Нәтиҗәләр Көрәш-Бүләк халкының аеруча да тәмле һәм сыйфатлы су эчүен күрсәткән.
Өч торак пунктны берләштерүче Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә агымдагы елда өч миллион сумга ремонт һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика нефтьчеләре көче белән Подгорный бистәсендә мәдәният йортының түбәсе ремонтланган. Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләк авылы урамнарын караңгылыктан чыгаруда республика программасы ярдәмгә килгән: өстәмә 24 яктырткыч куелган, күчерелмәле щит урнаштырылган, 850 метр арада электр үткәргеч монтажланган. Подгорный бистәсендәге Нагорная урамы белән Бәйрәкәтамак авылындагы Тукай урамы юлларына вак таш түшәүдә дә авыл җирлеге республика программасына мөрәҗәгать иткән.
Торак пунктларны төзекләндерүдә җирлек халкының да өлеше бар. 2014 елда алар 48 мең сумнан артык үзара салым җыйганнар. Алар керткән һәр сумга республика бюджеты бүлеп биргән дүрт сумны кушкач, барлыгы 240 мең 750 сум акча тупланган. Ил төкерсә, күл була, дип бик тапкыр әйткәннәр. Бу акчалар хисабына Бәйрәкәтамак авыл җирлеге юлларны, урам яктыртылышын төзекләндерүне дәвам итә, су челтәрен ремонтлый, кое насосларын алмаштыра, зират коймаларын яңарта, юл буйларын карт агачлардан арындыра, юл билгеләрен сатып ала һәм урнаштыра. Республикада Парк һәм скверлар елы игълан ителүен истә тотып, бәйрәкәтамаклылар бу эштән дә читтә калмый: паркларны чистарталар һәм яшь үсентеләр утырталар.
Җирлек тормышында, аны төзекләндерүдә, мәдәни-күңел ачу чаралары оештыруда, әлбәттә, шәхси эшкуарлар, фермерлар да ярдәмгә килә. Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә үз алларына эшләүче өч эшмәкәр, ун фермер бар.
- Подгорный бистәсендә эшләүче "Ильясова" фермер хуҗалыгында 2015 елда 69 мең данә кош-корт үстереп, сатуга куелды. Шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче Рәшит Идрисов үз хуҗалыгында 33 мең данә үрдәк һәм 5 мең данә күркә үстерә алды. Элек-электән үк авыл тормышында хәлле кешеләр зур роль уйнаган. Бүгенге көн дә чыгарма түгел, - дип юкка гына басым ясамады Зөлфия Әглиева.
Бүген Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә кискен торган мәсьәләләрнең берсе - ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең хуҗасыз ятуы. Дөресрәге, аларның кәгазьдә хуҗалары бар, тик менә җирдә юк. Кайчандыр үз кишәрлекләрен бүлеп алып, "башка" чыккан "фермерлар"ның бүген бик сирәге үз җирендә продукция җитештерә.
- Сентябрь аенда пайчылар белән гомуми җыелыш уздырдык. Бүген без 900 гектарга якын мәйдан җирне фермер Илдус Нәбиуллинга рәсмиләштерү буенча документларны закон кысаларына кертү юнәлешендә эш алып барабыз. Сүз уңаеннан, быел ул 380 гектар мәйданны эшкәртергә, аның бер өлешендә көзге чәчү уздырырга да өлгерде, - дип сөйли җирлек башлыгы .
Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең суы тәмле булган кебек, тиздән җире дә ямьле булыр, кайчандыр уңдырышлылыгы белән районда гына түгел, аның чикләрендә дә дан тоткан туфрак үз абруен кире кайтарып алыр дигән өмет туа күңелдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев