Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәтамакта яшәүче Мөҗәһидә әби Шагалиеваның күңелендә кояш җылысы

Мөҗәгыйдә Гаптрәфыйк кызы Шагалиевага 24 июльдә 90 яшь тулды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары)     Кыз Әптекәш авылында туа. Гаптрәфыйк ага кызының бик тә укуын дәвам иттерәсе килә. Аны күрше Бәйрәкә мәктәбенә җибәрәләр. Әмма берничә көннән кызчыкка юлдашлар калмый – кайсы укый алмыйча, кайсы ерак араны сәбәп итеп, балалар мәктәпкә йөрүдән туктый. Мөҗәгыйдәнең дә күңеле сүрелә, колхозга эшкә чыга. Көчем җитми дип тормый, үсмер бала ат җигеп җир сукалый, печән өлгергәч, болынга чалгы тотып бара. Үтми башлаган чалгысын да ул үзе чарларга өйрәнә. Без колхоз атлары булдык, дип елмаючы юбилярның авыр хезмәт кенә күңелен тупасландыра алмый. Ул бүген дә тормыш яратып, һәр якты көнгә шөкерана кылып яши.  

Тыл хезмәтчәне Мөҗәгыйдә Гаптрәфыйк кызы Шагалиеваны олуг юбилее белән район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева тәбрик итте. Кыйммәтле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре белән беррәттән, юбиляр Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан да котлау телеграммасы кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев